Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигатьне бергә саклыйк!

Укучыларга әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр.

4нче номерлы мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясендә булдылар. Табигатьне саклау оешмасына 20 ел тулды, тыюлык хезмәткәрләре юбилей датасы уңаеннан балалар өчен бәйрәм чарасы оештырдылар.

Малайларга һәм кызларга тыюлыкның оешу тарихы турында сөйләделәр, эш юнәлешләре белән таныштырдылар.

– 20 ел элек, 2001 елның 23 апрелендә, безнең «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы булдырылды. Ул 14201,53 гектар мәйданны били, аңа Чистай районы Куйбышев сусаклагычы акваториясендәге утрауларның киң системасы белән Чишмә һәм Прость елгаларының үзәк өлешләре керә. Тыюлык төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территория статусын алды, – дип сөйләде биологик байлыклар буенча дәүләт комитеты белгече Марина Шагаева.

Белгеч билгеләп үткәнчә, эшләренең төп юнәлешләре – браконьерлыкка каршы көрәш, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне һәм хайваннарны исәпкә алу, экологик-агарту эше.

– Табигать тыюлыгының мөһим эш юнәлешләренең берсе булып экологик-агарту эшчәнлеге тора. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән без табигатьне саклау проблемаларына багышланган очрашулар, танып-белү дәресләре үткәрәбез, Татарстанның, Россиянең Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында сөйлибез. Яшь чистайлыларга табигатьне саклау, һәр тереклек иясенә сакчыл карашта булырга кирәклеге турында искәрттек, – дип билгеләп үтте белгеч.

– Безнең укучылар белән табигать тыюлыгы хезмәткәрләре әзерләгән чараларда берничә тапкыр катнашканыбыз булды. Безгә мәктәпкә еш кына белемне арттыру дәресләре белән киләләр. Укучыларга әйләнә-тирә мохит, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында нинди дә булса яңалык белү һәрвакыт ошый. Без үз кулларыбыз белән кечкенә генә сувенир ясарга һәм аны табигать тыюлыгының 20 еллыгына бүләк итәргә булдык, – диде 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Мокрушина.

– Шунысы сөендерә, укучылар табигатькә сакчыл караш мәсьәләләре белән кызыксыналар. Үсеп килүче буынның экология проблемаларына күбрәк игътибар бирүе сизелә. Елдан-ел яшьләр арасыннан җәмәгать ярдәмчеләре саны арта бара. Балалар һәм яшүсмерләр безнең чараларда актив катнашалар, – дип ассызыклады «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы башлыгы Роман Индейкин.

Табигать тыюлыгы белгечләре укучылар белән шулай ук кызыклы викторина үткәрделәр. Балалар табигатьне саклау белән бәйле сорауларга бик теләп җавап бирделәр.

– Табигатькә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк, чөнки без – аның бер өлеше. Аеруча Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне һәм хайваннарны сакларга кирәк, – дип саный Мәликә Шагаева.

Экологик эшчәнлектә актив катнашканнары өчен һәм юбилей датасы уңаеннан укучыларга истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Очрашу ахырында мәктәп укучылары табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән бергә Скарятин бакчасы территориясендә сыерчык оялары элделәр.

– Моны игелекле гамәл һәм табигатькә хөрмәт күрсәтү дип саныйм. Хәзер мин дә әти-әни белән өйдә җимлекләр, сыерчык оялары ясармын һәм аларны агачларга элермен, – дип уртаклашты Таһир Гомәров.

– Бүген без табигатьне браконьерлардан, аңа зыян салучылардан сакларга кирәклеген белдек. Хәзер без игелекле эш башкардык – кошлар өчен кирәк булган сыерчык ояларын элдек, – дип ассызыклады Егор.

Малайлар һәм кызлар һәр сыерчык оясы үз хуҗасын табар һәм кошлар үзләренең моңлы тавышлары белән тирә-юньдәгеләрне сөендерерләр, дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев