Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Табигатькә йөрәгеңне ач”

2008 елдан алып һәр елны Россия хөкүмәте җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтергә тиешле бер актуаль темага багышлый. 2017 ел Россия Федерациясендә Экология елы дип игълан ителде.

Төп максат - әйләнә-тирә мохитның пычрану проблемаларын чишү юлларын эзләү һәм, гомумән,табигатьне саклау. Безнең илдә табигать ресурсларын саклау вәзгыяте елдан-ел начарлана бара, ә килеп чыккан проблемалар тагын да глобальләшә. Шуңа күрә дә өстенлекле мәсьәлә булып россиялеләрне мөһим экологик проблемалар белән таныштыру, хайваннар һәм үсемлекләрнең күп төрләрен саклау, илдә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү. Ил җитәкчеләре 2017 елга махсус планнар кертү экологик хәлне Россиядә генә түгел, ә бөтен җир шарында үзгәртергә мөмкин дип саный. Шуңа күрә дә мин мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик тәрбияләү киләчәктә россиялеләрнең рухи, әхлаклый, физик сәламәтлекләренең төп аспекты булып тора дип саныйм.
Сер түгел, без өлкәннәр, табигатьне саклау эшләре белән начар шөгыльләнәбез. Һәм менә балалар бакчасының төп бурычы- мәктәпкәчә балаларга туган җирнең флорасы һәм фаунасы турындагы белемнәр базасында иң беренче экологик белем нигезләрен салу, безнең кече туганнарыбызга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тәрбияләү. Экология елында безнең төркемдә бик күп чаралар үткәрелә. Максатыбыз - яшь буынны экологик яктан грамоталы тәрбияләү, шул исәптән үзебездә мәктәпкәчә яшьтәге балаларыбызга тапшыру өчен тәҗрибә туплау.
Апрель аенда гына да без экологик чаралар циклы: кошларга азык җыю буенча хәйрия акциясе, иң яхшы сыерчык оясына конкурс, Ачык ишекләр кысаларында ата- аналар өчен "Кошлар-безнең дусларыбыз" темасына йомгаклау дәресе, 22 апрель Җирне саклау көненә багышланган "Бу җир - минеке һәм синеке" дип аталган әңгәмә үткәрдек. Әмма балалар һәм ата- аналар күңелендә иң истә калганы һәм бик күңеллесе Халыкара кошлар көненә багышланган бәйрәм булды. Бу көнне балалар язны гына каршылап калмадылар, ә канатлы дусларыбызның килүләренә сөенделәр дә. Бәйрәм барышында алар кошлар турында рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, әйлән-бәйлән, экологик уеннар уйнадылар. Әгәр дә Романова В. Ю., ата-аналар: Паировлар, Пушкановлар, Карповлар,Храмовлар, Цыгановлар, Җәләевлар, Фугиннар, Наумовлар, Дмитриева Е. В., Дорофеева О.В., Галимова Л.Ф., Камалова А.А. ярдәм итмәсәләр, бәйрәм шулай театральләштерелгән булып та чыкмас иде. Без аларга балаларга уртак экологик белем бирү мәсьәләләрендә ярдәм итүләре һәм аңлаулары өчен рәхмәтле.
Апрель ае тәмамланды, әмма Экология елы бетмәде әле. Безнең алда планнарыбыз зурдан: "Яшәгәннәр ди балыклар, кошлар, хайваннар" конкурсы, "Табигатьнең могҗизалы мизгеле" исемле шигърият бәйрәме, "Табигать сиңа карый" фотоконкурсы, "Кондызларга басмагыз" рәсемнәренә конкурслар, "Яшел аптека кешегә хезмәт итә" викториналары, "Экологик календарь" альбомын булдыру, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитына багышланган (5 июньдә) "Буыннар өчен табигатьне саклыйбыз" бәйрәмен үткәрү, һ.б.
Әлеге чараларның максаты-балаларда экологик белемнәрне һәм кыйммәтләрне үстерү, кеше һәм табигать бәйләнешен аңлауны формалаштыру. Мин 20 елга якын мәктәпкәчә яшьтәге балаларда башлангыч экологик белем бирү проблемасы белән шөгыльләнәм, аларга табигатьнең әйләнә- тирә мохитына, аның байлыкларына сакчыл һәм аңлы мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышам, шушы еллар эчендә табигать турында кайгырту ул - кеше һәм аның киләчәге турында кайгырту икәнен төшендерергә омтылам.Шулай итеп, табигатькә үз йөрәкләребезне ачыйк, игътибарлырак һәм шәфкатьлерәк, киң күңелле һәм мәрхәмәтле булырга омтылыйк. Безнең үз-үзебезне тотышыбыз, эш-гамәлләребез балаларыбызда дәвам итәчәген онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай