Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиблар десанты

Табиблар бригадасының чираттагы сәфәре Кубасс авылына булды. "Гаяз Исхакый исемендәге Чистай якташлыгы" Казан шәһәре җәмәгать оешмасы инде 12 елдан артыграк эшли, мәдәни-агарту характерындагы чаралардан кала, Чистай үзәк район дәваханәсе белән берлектә даими рәвештә район буенча табиблар десанты оештыра. Медицина бригадасы составында тумышы белән Чистайдан булган танылган Казан табиблары бара, алар...

Казанның төрле дәваханәләреннән кардиолог, уролог, невропатолог, невролог-рефлексотерапевт, стоматологның, үзәк район дәваханәсеннән хирург һәм терапевтның табиб ярдәме 120дән артыграк яшәүчегә күрсәтелгән. Авыл халкына шулай ук кан анализын алу буенча кечкенә лаборатория һәм ультратавышлы тикшерү бүлмәсенең эше оештырылды. Моннан тыш, РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсенең ТР буенча Чистай районара бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балалар һәм яшьләр өчен наркоманиянең, тәмәке тарту һәм алкоголизмның зарары турында лекция укылды, начальник вазифаларын башкаручы Е. Дегтяров тарафыннан әлеге зарарлы гадәтләрнең нәтиҗәләре турында слайдлар һәм кинофильм күрсәтелде.
Өлкән сыйныф укучылары белән һөнәри ориентлашкан эш үткәрелде: Казан медицина көллиятенең өстәмә һөнәри белем буенча директор урынбасары В. Алмаев (үзе Чистай медицина училищесын тәмамлаган) өлкән сыйныф укучыларына медицина уку йортларына керү шартлары турында сөйләде, шулай ук үзен медицинага багышларга теләүчеләргә киңәшләр бирде.
Очрашу азагында муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р. Хамматов һәм Чистай якташлыгы башкарма директоры, Чистай медицина училищесын тәмамлаган, юридик фәннәр кандидаты А. Тарханова яшьләр белән аралаштылар, гражданлык активлыгы, төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашулары һәм бер-берсен хөрмәт итүләре турында сөйләделәр.
Әлеге сәфәрне оештыруда Казанның 2, 8 нче номерлы клиник дәваханәләренең баш табиблары Р. Хәсәнов һәм Ф. Дәүләтшин, РКБ-2 баш табибы урынбасары А. Мартынов актив катнаштылар.
Моңа охшаш сәфәрләр быел районның тагын берничә авыл җирлегенә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев