Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиб татарстанлыларга коронавирусның йөклелек чорына йогынтысы турында сөйләячәк

Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән.

23 июньдә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова Instagram соцчелтәрендә Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы битендә туры эфир кунагы булачак.

Эксперт йөклелек чорында коронавирусның тәэсире, балага узарга планлаштырганда вакцинация сроклары һәм хатын-кыз организмына прививканың йогынтысы турында сөйләячәк.

Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән. Модератор булып Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак. Онлайн-трансляция 11.00 сәгатьтә башлана.

Эфир Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы (@stopcovid19.tatarstan) һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы — (@minzdravrt) аккаунтларында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев