Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфатны тикшерү өчен гариза имзаларга таләп итсәләр, нишләргә?

Кимчелекле товарны кире кайтарганда сатучы 20 көнгә сыйфатны тикшерү үткәрүгә гариза язарга тәкъдим итә, ә сатып алучының башка вариантлары һәм таләпләре каралмый.

Сатучыны тыңларгамы әллә башка чаралар бармы? «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон буенча бу очракта сатучыдан нәрсә таләп итә алуыбыз турында безгә Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев сөйли.

– Мондый хәлләр еш кабатлана. Безгә сатучының хаклымы-юкмы икәнен аңлатуыбызны сорап сатып алучыларның күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәннәре бар. Законның 18нче маддәсе нигезендә, әгәр кулланучы үзе өчен көтмәгәндә товарда җитешсезлекләр тапса, шул ук маркадагы товарга алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Башка модельгә дә алыштырырга була, тик сатып алу бәясен яңадан исәпләп кенә. Шулай ук сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә дә мөмкин. Сатучы, кирәк булган очракта, сыйфатны тикшерүне үткәрә ала, сез хәтта анда катнашырга да хокуклы.

– Мин товарны үземә калдырып, ташлама таләп итә аламмы?

– Сез сатып алу бәясенең киметелүен таләп итәргә хокуклы. Шулай ук кирәк булганда товарның кимчелекләрен кичекмәстән һәм бушлай бетерергә яки аларны төзәтүгә киткән чыгымнарны капларга тиешләр.

– Закон буенча товарны күпме вакыт эчендә алыштырырга яки акчаны кире кайтарырга тиешләр?

– Акчаны кире кайтару турындагы таләп күрсәтелгән көннән соң 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Яклар килешүе нигезендә язмача формада билгеләнә торган товарның кимчелекләрен бетерү срогы 45 көннән артмаска тиеш, кимчелекләре булган товарны алыштыру – 7 көн эчендә, ә товарның сыйфатын өстәмә тикшерү кирәк булганда 20 көн эчендә башкарыла.

– Югарыда аталган пунктларны бозган очракта, сатучыга закон буенча нәрсә яный?

– Кулланучылар таләпләрен үтәү срокларын бозган өчен законда товар бәясенең бер проценты күләмендә пеня каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев