Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфатлы орлыкларны ничек сайларга

Тиздән төргәкләр орлыклар белән кыштырдарлар, үрентеләр тәрәзә төбендә башларын чыгарырлар, гомумән, озакламый аларны бакчага чыгарырга вакыт җитә.

Башка эшләрдәге кебек, мул уңыш алу өчен, белемле якын килү таләп ителә. Орлыклар бик күп, иң мөһиме – ялгышмаска һәм сыйфатлы орлыкларны сайларга кирәк.  
Татарстан Республикасы буенча идарә белгечләре бу язда игътибарлы булырга, орлыкны һәм утырту материалын дөрес сайларга киңәш итә. Барыннан да элек нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? 
Орлыкны һәм барлык утырту материалын бары тик махсуслаштырылган кибетләрдә сатып алырга кирәк. Кибеткә барыр алдыннан, тикшерелгән сортлар исемлеге төзергә кирәк, бу сортлар күп еллар кулланылучы һәм тотрыклы уңыш бирә торган булырга тиеш. Тәҗрибә ясар өчен яңа сортлар да кулланырга мөмкин.  Шуннан соң теркәлгән сортларны Дәүләт реестрында тикшерергә кирәк.  Аның турында һәркем «ФДБУ, «Госсорткомиссия» (www.gossort.com) сайтында карый ала. Сортларны сайлаганда, якын районнардагыларны карарга, ягъни Көнчыгыш - Себер төбәгендә кулланырга рөхсәт ителгәннәрне алырга тырышыгыз. Андый сортлар безнең төбәктә начар һава шартларына тотрыклырак.  Орлык төргәге тыгыз  ябыштырылган, тишек урыннары булырга тиеш түгел (әгәр язулар төргәктә ашалган булса, димәк орлыклар дымланганнар). 
Орлыкларны төрер өчен, шундый мәгълүматларны белергә кирәк: 
–  орлык сатучының атамасы, адресы һәм оешманың (фирманың) телефоны;  
– кулланырга рөхсәт ителгән, Дәүләт компанияләр реестрында селекцион казанышлар белән тө­гәл ярашкан сортлы культураның исеме; 
– стандартларга (ГОСТ, ОСТ)  туры килә торган сортлы һәм чәчә торганнарның сыйфатларын билгеләү. Мисал өчен, яшелчә культуралары - ГОСТ Р 52171-2003, ГОСТ 32592-2013,  чәчәкләр өчен - ГОСТ 12260-81 һәм ГОСТ 12420-81; 
– һәр партия мәҗбүри тәртиптә орлыкның чәчү сыйфатын аңлата торган сертификат, йә таныклык ала. Димәк, ни өчен орлыкларның партия номерын белергә кирәк? Әгәр орлыкларның сыйфаты начар булса, чек белән орлык төргәген күрсәтеп, компаниягә дәгъва белдерә аласыз, чекның нәкъ капма-каршы ягында партия номеры языла; 
–  масса (грамм) яки саны (данә) орлыкның төргәгендә языла; 
– гамәлгә ашыру вакыты күр­сәтелә. 
Бер иңле төргәкләрдәге орлык­лар - ел азагына кадәр, ә капсулларда һәм  орлык икеләтә төрелгән очракта (фольга һәм полиэтилен пленка ешрак кулланалар) бер елга озаграк (мәсәлән: орлык­лар икеләтеп төрелгәннәр  булса 01.2017, гамәлгә ашыру вакыты арт­маска тиеш 12.2019). 
Игътибар итегез: гамәлгә ашыру вакыты күрсәтелгән төргәктә, орлыкның яраклылык вакыты күрсәтелми, чик вакыты күрсәтелә.  Гамәлгә ашыруның  вакыты чыккач, орлык төргәкләре сәүдә әйләнешеннән чыгарылалар. 
Сатучыдан «Орлыкның танык­лыгын» күрсәтүен сорагыз. Анда аның сыйфатлары,  орлык партиясенең кулланылуы һәм документның гамәлдә булу вакыты турында күрсәтелә. Вакыты чыкканга кадәр гамәлдә булу вакыты документта туры килсә, әлеге документ та гарантияләнә. 
Белгечләр суган орлыгы һәм бәрәңге орлыгы сатып алганда сатучыдан документларның төп нөсхәләрен (беркетмәләр) сорап алырга киңәш итә.  
Кайбер очракларда хәтта вак тарт­маларда карантин чүп үлән­нәр үсә. Моңа юл куймас өчен,  карантин фитосанитар зоналарыннан кертелгән, Россия  җитештерүче­сенең орлыгын сатып алган вакытта сатучыдан карантин фитосанитар контроль акты яки карантин сертификатын сорап алыгыз.  
Бәрәңге орлыгын да дөрес сайлау бик мөһим. Илебездә һәм чит илдә җитештерелгән бәрәңге сортлары бик күп.  Сортны сайлаганда,  безнең зонага хас булган районлашкан сортларны сайлау мөһим. Әмма җәлеп итә торган тышкы кыяфәтен күреп, сез ашыгып чил ил бәрәңге орлыгын кулланырга мөмкинсез. Киләсе елга гомумән бүлбеләр үсентеләрен бирергә мөмкин түгел икәнен белмичә дә калырга мөмкинсез. 
Бу очракта  тиз бозылу аркасында начар климат шартлары һәм башка факторлар, туфракка куркыныч организмнар керергә мөмкин.  Алардан арынырга бик кыен, ә кайчакта мөмкин дә түгел. Ләкин сезнең чит ил селекциясен сынап карарга теләгегез булса, карантин яки фитосанитар сертификатлары булуын  сатучыдан кызыксыныгыз. Әгәр ул документлар булмаса, мул уңыш көтмәгез, шуның өстенә туфракка инфекция кертергә мөмкинсез һәм анардан котылып та булмый.  
Үсентеләрне сайлыйбыз 
–ГОСТка таянып, Дәүләт реестрына селекцион казанышларга кертелгән сортлар кулланалар. Үсентеләргә беркетелгән этикеткаларда үсеш культурасы, сорт, ялганма күрсәтелергә тиеш. Этикеткада күрсәтелгән сортка сатучының сортны таныклый торган документы булырга тиеш. Үсентеләрне алганда ике төп сорт билгеләренә – кышка түземле һәм җирле шартларга ияләшә торган үсемлекләргә ориентлашырга кирәк.
Шул ук вакытта үсемлекләр яфраксыз, киптерелмәгән, кабыгы һәм агачы механик бозылуларга дучар булмаган, соңыннан яхшы утыртуга комачауламый торган булырга тиеш. Тамыр сис­темасы яхшы үсеш алган булу шарт. 

Үсемлек кибә башлаган билгеләрсез, дымлы материал белән капланган, юешне тотып, гөмбә һәм бактерия авыруларының үрчүен туктата торган булырга тиеш. Ябык күзәнәк төзелешле үсентеләр яхшырак ялганып үсә.
Шулай итеп, сыйфатлы орлык һәм утырту материалы өстәмә энергия чыгымнарысыз (ашламалар, пестицидлар) үсемлекләргә тиешенчә үсәргә, чүп үләннәрнең тискәре йогынтысын киметергә, чир­ләргә, корткыч бөҗәкләргә каршы торырга, шул нигездә уңышны арттырырга һәм ала торган продукциянең сыйфатын, җирнең экологик торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Консультацияләрне Татарс­тан Республикасы буенча “Россельхознадзор” федераль хезмәте идарәсенең 8 (843) 277-68-29 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай