Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәяхәт бары тик күңелле хатирәләр генә калдырырга тиеш

Ял һәм проблемалар – бер-берсенә туры килми торган төшенчәләр кебек тоелса да, алай түгел икән.

Ял итәргә барганда, без килеп чыгарга мөмкин булган күңелсезлекләр турында уйламаска тырышабыз, әмма барысына да әзер булырга кирәк. Үз хокукларыңны яклый һәм гаделлеккә ирешә белергә кирәк. 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль бүлеге баш белгече, эксперты Гөлсинә Кәримова белән очрашып, без чит илгә барганда туристта барлыкка килергә мөмкин булган сораулар турында фикер алыштык. 

– Сәяхәткә әзерләнгәндә турфирма нинди мәгълүмат бирергә тиеш?

– Сез күрсәтелә торган хезмәтләр, маршрут һәм сәяхәт шартлары турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат алырга хокуклы. Чит илгә керү кагыйдәләре турындагы мәгълүмат үз эченә кирәкле документлар, виза режимы, виза алу тәртибе, таможня, чик буе, медицина, санитар-эпидемиология һәм башкаларны алырга тиеш. Килешү төзеп, турфирма сезгә куллану хокукларының шәхси куркынычсызлыгын һәм мөлкәтнең сакланышын, кирәк очракта – кичектергесез медицина ярдәме алуны тәэмин итә.

Килешү шартлары агентлык тарафыннан үтәлмәсә, фирма Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән рухи һәм матди зыянны капларга һәм компенсацияләргә тиеш. 

– Турфирмага мөрәҗәгать итмичә, ялга мөстәкыйль барырга уйладык. Бу очракта нәрсә белергә кирәк?

– Мондый хәлдә һава транспортында йөрү килешүе кулланучы һәм пассажирлар ташучы арасында турыдан-туры төзелә. Әгәр сез очудан баш тартырга мәҗбүр икән, бу хакта пассажир йөртүчегә егерме дүрт сәгатьтән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә кирәк, бары тик шул очракта гына түләнгән сумманы кире алырга мөмкин булачак. Билгеләнгән сроктан соңрак баш тарткан очракта, пассажир шулай ук акчаны кире кайтарырга мөмкин, әмма бу очракта беренчел түләүнең 25 процентыннан артмаган җыемы тотып алына. 

– Рейс тоткарланган очракта, кулланучы нинди компенсация алырга хокуклы?

– Йөртүче пассажирга транспорт уставы яки кодекс тарафыннан билгеләнгән күләмдә штраф түләргә тиеш, әгәр тоткарлану яки соңга калуны пассажирларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы транспорт чаралары төзек булмау яки пассажир йөртүчегә бәйле булмаган башка сәбәпләр аркасында килеп чыгуын расламаса.

Һава суднолары хәрәкәте расписаниесе үзгәргән очракта, пассажирлар йөртүче пассажирларга электрон таб­лода хәбәр итәргә яки микрофонга игълан итәргә тиеш. 

Әгәр сезнең белән бергә 7 яшьтән кечерәк бала булса, рейс озак тоткарлаган очракта, пассажирлар ташучы компания ана һәм бала бүлмәсе белән тәэмин итәргә тиеш. Кузгалуны ике сәгатьтән артык көткәндә – телефоннан ике тапкыр шалтырату яки электрон почта аша ике хәбәр җибәрү, салкын эчемлекләр; дүрт сәгатьтән артыграк көткәндә – көндез алты сәгать саен, төнлә һәр сигез сәгать саен кайнар ризык белән тәэмин итәргә тиеш. Сигез сәгатьтән артыг­рак вакыт көтәргә туры килсә, сезне транспортта кунакханәгә алып барырга һәм анда урнаштырырга, шулай ук багажны саклау өчен шартлар тудырырга тиеш. 

Әлеге хезмәтләрнең барысы да пассажирларга бушлай күрсәтелә. 

– Һәр илнең үз кагыйдәләре бар. Аларның кайберләре турында сөйләгез әле. 

 – Чит илгә наркотиклар яки корал алып керергә ярамавы аңлашыла. Әмма еш кына таможня тыюлары беренче карашка зыянсыз әйберләргә дә кагыла.

Төркиягә ит һәм сөт продуктлары алып керергә ярамый. Аэропортта тамак ялгау өчен итле әйбер сатып алсагыз да, аны самолетка алып кермәгез. Чәй, каһвә һәм шоколадка да чикләүләр бар. Бу әйберләрнең гомуми авырлыгы ике килограммнан артмаска тиеш.

Япониягә кергәндә медицина препаратлары белән сак булырга кирәк, чөнки салкын тиюдән кулланыла торган гадәти дарулар да законнан тыш булырга мөмкин. Еш кына бу борын тыгылуга каршы төрле тамчылар, вируска каршы дарулар. 

Гарәп Әмирлекләрендә һәм Төркиядә биналарны фотога төшергәндә сак булыгыз. Алар дәүләт әһәмиятендәге объектлар булсалар, сезне шпионлыкта гаепләргә мөмкиннәр. Шулай ук Гарәп Әмирлекләренә 30 яшькә кадәрге хатын-кызларга керү бары тик ире яки шул ук фамилиядәге әтисе озата баруында гына рөхсәт ителә. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында яки тирә-юньдәгеләрнең күз алдында спиртлы эчемлекләр куллану җитди хокук бозу булып тора. 

Тайландта җирле халык белән аралашканда тыныч һәм ачык йөзле булырга, елмаерга кирәк. Ачулы булу – тупаслык, тәрбиясезлек билгесе. Тайландта монархия яки патша гаиләсенә карата аз гына да ризасызлык белдерергә ярамый. Гыйбадәт итү урыннарына, Будда сыннары саклана торган шәхси йортларга кергәндә аяк киемен салырга кирәк. Биредә ир-ат һәм хатын-кыз арасында булган хисләрне ачыктан-ачык белдерү гадәткә кермәгән. Җирле халыкның башына, хәтта иң изге ният белән дә, кагылырга ярамый.

Шуны исегездән чыгармагыз – сез дөньяның икенче почмагына башка мәдәният белән танышу өчен барасыз, шуңа күрә биредәге гореф-гадәтләргә ихтирам белән карагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев