Чистайда, бөтен республикадагы кебек үк "Уңайлы мохит" федераль программаны тормышка ашыру буенча эш дәвам итә.Хәзерге вакытта Тегермән мәйданы микрорайонындагы торак йортларны сукырлар ихтыяҗларына җайлаштыру башланды.
Шәһәрнең нәкъ менә шул өлешендә күрү буенча инвалидлар күпләп яши, шуңа да алар өчен уңайлы шартлар тудыру өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Биредә 2006 елда Җиңүнең 40 еллыгы урамында начар күрүче җәяүлеләргә кеше ярдәменнән башка юлны имин аркылы чыгу өчен тавышлы светофор урнаштырылды. Соңыннан шундый ук яңалык шәһәр үзәгендә, Урицкий һәм К. Маркс, К. Маркс һәм Л. Толстой урамнары чатында, иң җанлы урын: үзәк стадион - сәгать заводы проходное өлешендә дә барлыкка килде.
Хәзер 36, 38, 40А, 44 нче йортлар территорияләрендә җәяүлеләр сукмагын төзү эшләре алып барыла.
-Асфальт катламына махсус рәвештә тактиль плитка куела, - дип сөйли Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге рәисе Рифкать Гардиев. - Шундый технология сукыр кешегә аягы яки кул таягы ярдәмендә кайсы якка борылырга кирәклеген тою һәм юлда дөрес җайлашу мөмкинлеге бирә. Без, сукырлар өчен бу зур ярдәм.
Заманча яңа бордюрлар белән җәяүлеләр сукмаклары әлеге йортларда яшәүчеләргә хезмәт итәчәк һәм ишегалды территорияләрен дә бизәп торачак. Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Галина Задворнова сүзләренә караганда, Татарстанда федераль программа белән параллель рәвештә шул исемдәге үзебезнең максатчан программа эшли. Аны тормышка ашыруның беренче этабы үзәк район дәваханәсенә, социаль яклау идарәсенә кагылды. Тиздән коляскада йөрүче инвалидларның мәнфәгатьләре дә исәпкә алыначак, Иң мөһиме, инвалид кеше үзен кимсетелгән итеп тоймасын, ул цивилизация уңайлыкларыннан файдалана алсын иде, шуңа да программа "Уңайлы мохит" дип атала бит.
"Уңайлы мохит" федераль программаның максаты - инвалидлар һәм халыкның башка аз мобильле төркемнәре өчен уңайлы шартлар тудыру.
Бурычлар арасында: социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы өстенлекле объектларын инвалидларның барлык категорияләренә уңайлы булсын һәм хезмәтләр алу өчен җайлаштыру, шулай ук җәмгыятьтә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә толерантлык мөнәсәбәте формалаштыру.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев