Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Сукыр җәяүлегә юл бирегез

    Халыкара ак кул таягы көнендә "Игътибар, сукыр" дигән акция узды.

    Ул ЮХИДИ бүлеге җитәкчелеге, "ТРның юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДУ филиалы җитәкчелеге тарафыннан 2 нче гимназия укучылары һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзалары белән берлектә оештырылды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тагын бер тапкыр машина йөртүчеләргә сукыр җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә кагылышы булган юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләре турында исләренә төшерергә булдылар.
    - Инвалидларның юлның машиналар йөри торган өлешеннән аркылы чыкканда өстенлеккә хокуклары бар. Бу юл хәрәкәте кагыйдәләренең 14.5 нче пунк­тында ныгытылган. Барлык очракларда да, шул исәптән җәяүлеләр юлында булмаганда да машина йөртүче ак кул таягы белән сигнал бирүче сукыр җәяүлене үткәреп җибәрергә тиеш, - ди ассызыклап ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Госман Хәкимов.
    Транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең күбесе әлеге таләпкә игътибар итмиләр, бәлки кайберләре бу турыда белмидер, әмма бу аларны акламый. Шуңа да акциядә катнашучылар К. Маркс урамыннан узучы автомашиналарны йөртүчеләрне бу турыда кисәтергә булдылар. Акция җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урынында узды
    -Халыкара бердәмлек календарьларда күп кенә истәлекле көннәрне билгеләгән. Шулар арасында халыкара ак кул таягы көне дә бар, - дип сөйли Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге рәисе Рифкать Гардиев. - бу бәйрәм түгел, ә үзенә күрә янәшәдә генә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәвен искә төшерүче үзенчәлекле бәхетсезлек билгесе. 1921 елда Англиянең бер сукыр фотографы үзенең кул таягын ак төскә буйый, әйләнә-тирәдәгеләр сукыр кеше килүен, аңа ярдәм кирәк булуын күреп алсыннар өчен шулай эшли. Беренче тапкыр ак кул таягы көнен 1964 елда АКШта билгеләп үтәләр. Ә менә Россиядә шундый көн 1987 елда үткәрелә башлый, бу, берсүзсез, күрү буенча инвалидларның җәмгыять тормышындагы барлык аспектларында тигез дәрәҗәдә катнашу проблемасын хәл итүнең бер юлы.
    - Элеккеге елларда без үзебездә әлеге көнгә туры китереп чаралар уздыра идек, - дип сөйли Рифкать Гардиев. - Әмма быел ЮХИДИ хезмәткәрләре инициативасы белән шундый акция-рейд үткәрелә, бу бик кирәк һәм файдалы. Билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә ерактан күренә торган ак таякны күтәреп сукыр кеше каршылыкларсыз гына юлны аркылы чыга ала, шулай да мин үзебездәге инвалидларны җанлы урамда уяурак булырга кирәк дип кисәтәм.
    Сукыр җәяүлегә машиналар хәрәкәте көчле булган урында җайлашуы кыен. Кызлар һәм малайлар үзләре дә аларның кайберләренә юлны аркылы чыгарга ярдәм иттеләр, мөгаен, бу акция аларга сукырлар юлда очраша торган проблемаларның берсен ныграк аңлау мөмкинлеге бирер. Алар туктаган автомашиналарны йөртүчеләргә тиешле китапчыклар һәм чәй пакетлары тапшырдылар, хәерле юл теләп калдылар.
    Госман Хәкимов сүзләренә караганда, бу - транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә спиртлы эчемлек кулланганнан соң руль артына утырмаска дигән символик мөрәҗәгать, юлга чыгар алдыннан бары чәй генә эчәргә.
    Күпчелек машина йөртүчеләрнең әлеге акциягә, шулай ук анда катнашучыларга, аларның кисәтүләренә аңлап караулары күңелле. Мәктәп укучылары өчен бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытуның, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек күрсәтүнең тагын бер яхшы формасы булды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: