Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышта һәлак булганнарны искә алдылар

Шәһәр үзәгендә матәм көе яңгырый. Мәңгелек ут янында йөздән артык кеше җыелган. Алар барысы да Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингка килгәннәр.

Митингны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов ачты.

– Ветераннарга тыныч күк йөзе, безгә ата-бабаларыбызның эшен дәвам итү мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт. Болар барысы да Бөек Ватан сугышында Җиңү ярдәмендә мөмкин булды. Бүген – фаҗигале дата, без яу кырында һәлак булган, сугыштан кайткан һәм илне торгызган ветераннарыбызны искә алабыз, – диде Дмитрий Алексеевич.

Сугышта һәлак булган солдатларны искә алу өчен мемориалга муниципаль район җитәкчелеге, «Сугышчан туганлык» җәмгыяте әгъзалары, руханилар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, иҗтимагый оешма әгъзалары һәм битараф булмаган чистайлылар килде. Шунысы куанычлы, митингта балалар күп иде. Елизавета һәм Денис Маташовлар өчен матур форма киеп, мемориалга кызыл канәферләр салу күркәм гадәткә әверелгән. Яшь булуларына карамастан, алар бирегә җыелганнарның нәрсә турында сөйләгәннәрен аңлыйлар, ә иң мөһиме – алар белән бергә кайгыралар һәм җиңү өчен ветераннарга рәхмәт белдерәләр.

– Әти-әниләребез мондый чараларга безне һәрвакыт үзләре белән бергә алалар. Безгә бик ошый, без бик күп яңалык беләбез. «Үлемсез полк» акциясендә катнаштык, әти һәм әни белән һава-десант гаскәрләре көненә бардык, – диләр Елизавета һәм Денис Маташовлар.

«Радист» хәрби-патриотик отряды командиры Әнфәс Гарифуллин өчен митингка бармыйча калу ярамый торган эш. Балаларга патриотик тәрбия бирү аның өчен өстенлекле булып тора. Күптән түгел ул Питрәч районында узган «Элбэдэн» хәрби уеннар» тарихи мизгелләрне торгызу фестиваленнән кайткан. Анда ул сугыш елларында кулланылган аппаратура күргәзмәсен тәкъдим иткән.

Митингта катнашучылар Ватаныбыз хакына һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев