Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Сугыш тәмамлана, тарих дәвам итә!»

Сугышчы-интернационалистлар турында тарихи истәлекне сак лау, аларның батырлыгы мисалында үсеп килүче буында патриотик аңны үстерү – Чистайда үткән иҗади конкурсның төп максаты әнә шуңардан гыйбарәт иде. Аны хәрби-патриотик тәрбия эшләре һәм яшьләрне армиягә әзерләү белән шөгыльләнүче «Ватан» үзәге оештырды.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган бу конкурста 14 тән 20 яшькәчә булган 75 кеше, мәктәп укучылары, вузлар һәм урта уку йортлары студентлары катнашты. Алар эссе, иншалар, шигырьләр яздылар, рәсем ясадылар.

Бүген без сезнең игътибарга 3нче номерлы гимназиянең 10 сыйныф укучысы Дмитрий Романовның иҗади эшен тәкъдим итәбез. Ул номинацияләрнең берсендә җиңүче булды. Аның Әфганстанда хезмәт юлы үткән әтисе сөйләгәннәргә нигезләнеп язган иншасы сезнең өчен дә гыйбрәтле булыр.

Чит сугыш кайтавазы...

Әфган сугышы вакыйгалары бездән ераклашканнан ерак лаша бара, менә Совет армиясе һәм чик буе гаскәрләрен Әфганстан территориясеннән чыгарганга да 33 ел вакыт үтеп китте. Әгәр өлкән буын өчен бу вакыйгалар күңелләрендә сакланса, яшь буын өчен бу бөтенләй дә таныш түгел...

Кызганычка каршы, сугышчы-интернационалистлар турында елына ике тапкыр: безнең гаскәрләрне Әфганстанга керткән көндә (25 декабрьдә) һәм Әфганстаннан чыккан көндә (15 февральдә) искә алалар. Яңалыкларда да бу хакта тыныч, тыйнак кына әйтеп үтәләр.

Безнең шәһәрдә куелган «Торналар оча» һәйкәленә дә елдан-ел әфганлылар аз килә. Әлеге һәйкәл совет сугышчыларын Әфганстаннан чыгаруның биш еллыгына куелган иде. Хәзер кемнәрдер безнең арабызда юк инде, кемдер авыру сәбәпле очрашуга килә алмагандыр, икенче берәүләр үткән яраларны яңартырга теләмидер, чөнки ул вакыйгаларда катнашучыларның иң яшьләренә дә алтмыштан артып китте инде! Күпмедер вакыт узгач, Совет армиясенең нигә күрше ил территорисенә басып керүе, кулларына корал тоткан 18 яшьлек егетләрнең нәрсә эшләүләре турында сөйләр кеше дә калмас. Шул уңайдан мин әтиемнең Әфганстанда хезмәт итүе турында сөйләвен сезнең белән дә бүлешергә телим.

– Бераз сәер дә кебек, Әф ган станда хезмәт иткәндә авырлыклар күп булса да, гомеребезгә куркыныч янаган мизгелләр еш булса да, ул вакытлар тормышымның иң яхшы көннәре булып истә калды. Бәлки бу минем яшьлегемне сагыну белән бәйледер, ә бәлки болар минем гомеремнең иң матур вакытлары булгангадыр да... Үземнең сүземне дә мин турыдан-туры хәрби хезмәткә чакырудан башлыйсым килде..

1987 елның мае. Институт ның беренче курсын тәмам лыйм. Җәйге сессия, имтиханнар. Ә кулымда хәрби хезмәткә чакыру кәгазе. Медицина тикшеренүе үткәч, миңа чик буе гаскәрләренә, Ерак Көнчыгышка эләгәсемне әйттеләр. Билгеле, мин бик сөендем, чөнки чик буе һәм десант гаскәрләрендә хезмәт итү бик дәрәҗәле иде, бу хакта һәр малай хыялланды.

30 июньдә Татарстан хәрби комиссариатында идем инде. Мине алырга дип «сатып алучылар» – чик сакчылары формасында офицер һәм ике сержант килде. Безгә хәрби бурычыбызны үтәргә Ерак Көнчыгышка барасыбызны хәбәр иттеләр, аннан соң безне поездга утырттылар һәм юлга кузгалдык. Безгә озата баручы сержантларның һәм офицерның кашлары һәм йөзләре кояштан кызарганнары бик сәер тоелды, әмма моңа игътибар итмәдек. Куйбышев (хәзер Самара) шәһәрендә безнең вагонны башка поездга эләктерделәр. Күпмедер вакыттан соң без, тәрәзәдән карап, үзебезнең Кытай чиге ягына бармаганыбызны аңладык. Шул вакытта үзебезне озата баручылардан илебезнең көньяк чикләренә баруыбызны һәм күбебезнең Әфган Демократик Республикасында хезмәт итәчәгебезне белдек.

Әйтергә кирәк, әлеге күңел сез хәбәрне без һәрбере без үзенчә кабул иттек. Кемдер үзен чын батыр итеп сизде, ут-су гизәргә өлгергән икенче берәүләр ухылдап куйды, әмма күбебез тыныч кабул итте, һәрхәлдә, эчтәге уй-хисләрен тышка чыгармады. Моңардан тыш, чик буе сачыларының хезмәтләрен чит илдә үтүләре безнең өчен яңалык иде.

Миндә төрле хисләр кайнады. Бер яктан, горурлык, миңа бурычымны күрше илдә үтәү ышанычы күрсәтелде, ә икенче яктан, мин моның гомерем өчен куркыныч булуын да аңлый идем. Ул вакытта Әфганстан хакында бик сөйләнми, мәгълүматлар бик аз иде, дөресен генә әйткәндә, анда

нәрсә булуына мин бик әһәмият тә бирми идем. Шәхсән ике әфганлы белән генә таныш идем, шуның берсе Нурлат районында, ә икенчесе белән сәгать заводында эшләдем (кызганычка, алар икесе дә безнең арада юк инде). Аларның берсе дә Әфганстанда үзенең ничек хезмәт итүе турында сөйләмәде, көнкүреш тормышта да алар бернәрсәләре белән дә аерылып тормыйлар иде.

Соңрак, еллар узгач кына аңладым, аларның карашында Әфган җирләрендә булмаган кеше аңламый торган нәрсәдер бар иде... Минем үземә дә хәрби хезмәтнең барлык авырлык ларын, сынауларын үтәргә туры килде. Әгәр Әфганстанда хезмәт итәргә туры килә икән, якыннарымның берсенә дә кайгырмасыннар дип кая хезмәт итүемне әйтмәскә дигән карар кылдым һәм сүземдә тордым да!

Чит илгә эләгү өчен башта укырга кирәк иде. Безне Төркмәнстан респубикасының Мары шәһәрендә урнашкан сержантлар мәктәбенә китерделәр. Авыр булды дип кенә әйтү –бернәрсә дә әйтмәүгә тиң. Түзә алмаслык эсселек һәм сусау иң куркыныч дошманнарыбыз булды! Марш-бросоклар, эсседә бертуктаусыз күнегүләр, эчәрлек су булмау! Кайвакытта Әфганстанда алда булачак авырлыклар куркытмасын өчен шулай эшләнәдер дип тә тоела иде.

Безнең офицерларның һәм сержантларның бездән куелган бурычларны теләсә нинди шартларда үтәрлек чын сугышчылар әзерләүләрен соңрак кына аңладык. Ә без биредә бары ничек тә исән калырга, тизрәк хезмәтебезне дәвам итү урыннарына китү турында хыялландык!

Өч ай сизелми дә үтеп китте, безне, 150 сугышчыны (шуларның 120се Татарстаннан иде) Кызыл Орденлы Урта Азия чик буе округы отрядларына хезмәткә җибәрделәр. Мине һәм өч иптәшемне Әфганстан белән чиктәш булган Пяндж чик буе отрядына җибәрергә тиеш иделәр. Бу 1987 елның октябре иде. Әфганстан территориясендә Пяндж шәһәрен дошманнар атканнан соң «Возмездие» дип аталган хәрби операция узды.

Пянджда урнашкан отряд территориясендәге кебек шәһәрнең үзендә дә куркыныч мохит хөкем сөрде: биредә бар җирдән сугыш сизелеп торды, бертуктаусыз самолетлар очты, автомашиналар һәм бронетехника хәрәкәт итте. Операция тәмамланмыйча безне хезмәт итәргә тиешле җирләргә җибәрә алмадылар, моның өчен мандат комиссиясе җыелырга тиеш иде. Шуңа күрә бер ай дәвамында без сугышчан операцияләрдә катнашучы безнең сугышчылар өчен азык-төлекләрне тутыру, ташу белән мәшгуль булдык.

Менә көтелгән көн килеп тә җитте, безне мандат комиссиясенә чакырдылар. Безгә кая хезмәт итәсебезне: отрядтамы, үз илебез территория сендәме, заставадамы, СССР дәүләт чиге сагындамы, елга артында яисә чиктәш дәүләт территориясендәме – шуны билгеләргә кирәк иде. Ул вакытка без дүртәү елга артына сорыйбыз дигән карарга килгән идек инде. Башка вариантларны без үзебез өчен карамадык та.

Менә дулкынладыргыч миз гел ләр: 18 яшьлек рядовой сол дат, төз адымнар белән кабинетка керәм, ә анда капитаннан алып полковникка кадәр исемдәге 12 офицер утыра!

Тезләрем калтырый, йөрәк күкрәктән чыгардай булып ашкынып тибә! Әмма бу эчке кичерешләр генә, тышкы яктан мин үземне бик горур тоттым (үземә шулай тоелды).

– Кая хезмәт итәргә телисең? – дигән сорау ишетәм.

– Үземнең интернациональ бурычымны Әфганстан Демократик Республикасында үтәргә телим! – дип җавап бирәм.

Мандат комиссиясе әгъза ла рының берсе, минем шәхси эшемә күз салып, мине Әфганстанга җибәрергә ярамавын әйтә (миңа 11 яшь вакытта әтием вафат булды, абыем исә гаиләсе белән аерым яши иде).

Аннары мин полковникка мөрәҗәгать итеп, минем абыем барлыгын, ул да әнием яшәгән адреста теркәлүен әйттем. Моның дөрес икәнлегенә инанган комиссия әгъзалары Әфганстанга дигән карар чыгардылар.

Миңа һәм ике иптәшемә бәхет елмайды, без хезмәте безне Әфганстанда дәвам итәчәкбез. Ә менә төркеме безнең дүтенче содатына хезмәт юлын заставада, чиктә дәвам итәргә туры килде. Язмышың шулай язылгач, ни хәл итәсең! Безгә исә отрядта берничә көн Әфганстанга очуыбызны көтәргә туры килде.

Хәтер

1987 елның 17 ноябре. Бу көн минем күңелемдә минутына кадәр уелып калды, чөнки бу минем туган көнем! Сәгать 11ләр тирәсендә без аэродромга килдек. Таможня декларация сен тутырып, вертолет көтә-көтә без «Чапок» дип аталучы кафега юнәлдек. Үзебезнең иптәшләребезне лимонад һәм печенье белән сыйлап минем

туган көнне билгеләп үткәннән соң, бортны көтә башладык. Озакламый вертолетка утырырга команда булды, без өчебез дә вертолетка кереп утырдык.

35 ел узуга карамастан, ул вакытларда кичергән хисләрем бүгенгә хәтле саклана! Курку, шикләнү – барысы да бергә кушылды! Яңадан өйгә кайтып әниемне, туганнарымны күрү бәхете татырмы, әлеге юлны үзем сайлап дөрес эшләдемме икән дигән мең төрле сораулар борчыды мине. Күңелемнән шушы авыр уйларны куып таратырга теләп, вертолет иллюминаторыннан таджик кырларына, Пяндж елгасына, аннары әфган пейзажларына: балчык коймалар белән әйләндереп алынган җир участокларына, дөге кырларына кызыгып карап бара башладым.

Очуыбызга 20 минут узганнан соң вертолетыбыз җиргә төшә башлады. Иптәшләрем белән хушлашып (аларга Имам-Сахиб чит ил объектына кадар очарга кирәк иде), мин вертолеттан сикердем, минем арттан провиант һәм почта белән тартмалар да очты. Бортлар исә очуларын дәвам иттеләр.

Минем хезмәтем шулай башланды. Шул ук көнне безнең чит ил объектын утка тота башладылар. Мин көзге янына килеп чәчләремне карадым, куркудан алар агарганнар дип уйлаган идем инде. Чынында исә башым да, чәчләрем дә тәртиптә иде.

«Бронь»да тәүге тапкыр чит ил объекты чикләренә чыгуымны, әфган тормышы һәм көнкүреше үзенчәлекләре белән танышуымны яхшы хәтерлим. Нанабадта хезмәт итүемнең иң истә калган мизгелләре булып 1988 елда әфган армиясе сугышчылары белән бергәләп мамык заводы районында дошманнарны юк итү буенча хәрби операциядә катнашу булды. Ә июль аенда 3нче мотоманеврлы төркем составында бер кышлакны чистарту операциясендә катнаштык, мине исә Пянджск чик буе отрядының десант-штурм маневр төркеменә күчерделәр. Аның составында Әфганстан территориясенә очучы 5 хәрби очыш ясадым.

Барлык 5 очышым да минем өчен бик әһәмиятле. Әмма дүртенчесе һәм соң гысы аеруча истә калды. Без совет солдатларының Әфган станнан китәсен белә идек инде, әмма вакыты гына билгесез иде. Иң мөһим бурыч итеп безнең гаскәрләрне чыгарганда югалтуларга юл куймау иде. Безнең бүлекчәләрне исән имин чыгару максатыннан, разведка хезмәткәрләре тарафыннан кораллы берләш мәләр лидерлары белән безнең гаскәрләргә каршы дошмани мөнәсәбәттә булмасыннар өчен сөйләшүләр алып бардылар.

Һәм менә 1989 елның гыйнварында безнең десант төркеме ике вертолетта аэродромнан очты һәм кышлакларның бер сенә дошманның өненә барып та утырды.

Безнең разведчик тәрҗемәче белән бергәләп сөйләшүләргә китте, ә без, оборонага басып, аларның кайтуларын көтә башладык. Безгә бу көтү мәңгелек булып тоелды, барыбызның да нервылары бик киеренке иде, ике бортның да дошман прицеллары өстендә торуын аңлый идек. Әлеге сөйләшүләрнең дә нәрсә белән тәмамлануын беркем дә белми иде. Әмма, Аллага шөкер, барысы да яхшы килеп чыкты, безнең офицерның фетнәчеләр белән сөйләшүе барып чыккан, тәрҗемәче белән ул десант урынына кайтты һәм без җайлы гына итеп базага кайтып урнаштык.

Ә гыйнвар азагында десант-штурмны Кундуз шәһәре астында урнашкан Төньяк шәһәргә җибәрделәр. Элегрәк монда Совет армиясенең хәрби часте урнашкан иде. Аны шәһәр территориясенә чыгарганнан соң, биредә сугыш кирәк-яраклары склады калган булган. Алар белән Кундузны басып алучы фетнәчеләр файдаланганнар (Төньяк шәһәр Кундуздан берничә чакрым гына югарылыкта урнашкан. Без дошманнарның шәһәргә сугыш белән бәреп керүләренең шаһиты булдык).

Төньяк шәһәргә безнең десант төшү бик вакытлы булды, без сугыш кирәк-яракларын мотоманеврлы төркем килеп җиткәнче сакладык. Берничә атна без оборонаны тәэмин иттек.

1989 елның 13 февралендә безнең саперлар сугыш кирәк-яраклары складын шартлаттылар, шуннан соң безнең колонна дәүләт чиге ягына кузгалды. Төшкә табан без Шерхан портына килеп җиттек һәм Пяндж елгасын паром белән чыктык. Минем Әфганстандагы хезмәтем шулай тәмамланды.

Үземнең язмамны төгәлләп, әлеге юлларны укучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: «миңа һәм минем иптәшләремә Әфганстанда хезмәт иткән елларыбыз өчен һич тә оят түгел! Без дөрес эш башкардык, үзебезнең хәрби бурычыбызны гадел үтәдек».

Минем әтием Владимир Витальевч Романов үзенең хикәясен тәмамлады. Мин аның белән горурланам. Рәхмәт, әти, син чын солдат, синең йөзеңә

кызыллык китермәскә вәгъдә бирәм!

Сугыш тәмамлана, әмма тарих дәвам итә! Еллар үтә, әфганлы ил сакчылары да мәңгелеккә күчә бара... Әфган сугышы безнең өчен чит булса да, әтиемнең шушы истәлеге минем күңелемдә чын батырлар турында истәлек булып яшәячәк...

Дмитрий Романов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев