Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Сугыш елларында тракторда эшли

    Тыл хезмәтчәне Рәисә Әхмәтҗанова Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләрне дистәләрчә еллар аша үткәрә.

    Исләй авылына авыр вакыт башлану турында коточкыч хәбәр килгәндә аңа уналты яшь була.

    Күптән түгел тыл хезмәтчәне, ветеранның тол хатыны үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без Рәисә Нурулла кызында кунакта булдык. Аны тыныч, ачык, якты карашы шунда ук үзенә тартты. Ул узган хезмәт юлы, тормышы турында сөйләде. Без үз күзләре белән авыр сугыш елларын күргән кешедән шушы дәһшәтле еллардагы авырлык­лар турында зур кызыксыну белән тыңладык.

    – Сугыш башланган иртәне яхшы хәтерлим, әнием мине уятты да сугыш башланганын хәбәр итте. Ике абыем фронтка китте, ә мине тылда хезмәт итәргә калдырдылар. 40 градуслы суыкта без фронт өчен кирәкле бөтен нәрсәне әзерләргә урманга барып җитү өчен дистәләрчә чакрым юл үтә, окоплар өчен агачлар кисә идек, – дип сөйли Рәисә Әхмәтҗанова.

    Безнең героинябыз ирен дә фронтка озаткан. Аның белән ул кечкенәдән үк таныш булган, бер авылда үскәннәр. Егеткә повестка килгәч, яшьләр язылышырга булганнар.

    Яшь кыз сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәрә. Авылдашлары белән махсус хәрби әзерлек курслары уза, аннары трактор руле артына утыра, аны «тимер ат»ым дип атый. 1943 елда Рәисә Әхмәтҗанова трактор бригадасын җитәкли. Колхоз кырларында аның белән бергә биш кыз хезмәт куя.

    – Ир-ат эше белән шөгыльләнү авыр булгандыр, мөгаен? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

    – Нишлисең, кая барасың инде. Авыр булса да, ачлык-ялангачлык эшләргә мәҗбүр итте, – диде Рәисә Нурулла кызы.

    Хатын-кызлар бригадасы фронтка киткән ир-атларны алыштыра. Рәисә Нурулла кызы беренче вакытларда тракторга якын килергә дә курыккан, ул аның өчен ниндидер бер сер булып тоелган. Әмма хатын-кызларның кулыннан теләсә нинди эш килә икән, кыенлыклар аларны куркытмый. Чөнки аларның бердәнбер хыялы – дошманны тар-мар итү өчен өлеш кертү булган. Рәисә Әхмәтҗанова шушы авыр тормыш чорында әни була. Әмма бу аңа эшне дәвам итәргә комачауламый. Сабыйны карарга әнисе ярдәм иткән.

    1946 елда, ире сугыштан кайткач, гаилә Каргалы авылына күченә. Башта Рәисә Нурулла кызы ашлык кабул итүдә эшли, аннары кибеткә урнаша һәм анда өч дистә ел хезмәт итә. Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыруда да актив катнаша.

    2012 елда безнең героинябыз Чис­тайга күченеп килә. Тыл хезмәтчәне һәм ветеранның тол хатыны буларак, ул фатир ала.

    Рәисә Нурулла кызы якыннарының, балаларының кадер-хөрмәтен то­еп яши. Бала чагы, яшьлеге авыр хезмәттә һәм мәшәкатьтә үткән кешегә моннан да кадерлерәк нәрсә бармы икән. Аның дүрт баласы: ике улы һәм ике кызы, сигез оныгы, унике оныкчыгы, биш оныгының оныгы бар. Хәзерге вакытта ул, әнисен карау өчен Санкт-Петербургтан Чис­тайга күченеп кайткан кызы белән яши.

    Дүрт сыйныф белеме булуга карамастан, Рәйсә Нурулла кызы бик укымышлы. 2 көн эчендә 600 битлек китапны уку аның өчен проблема түгел. Аның китап формуляры язмалар белән тулы, ул бүгенге көнгә кадәр китапханәнең иң өлкән укучысы булып тора.

    – Рәисә апа кешеләр язмышы турында укырга ярата. Әбсәләмов, Ахунов, Маликова, Кадыйрова һәм башка әдәбиятны аеруча зур кызыксыну белән укый, – дип сөйли үзәк китапханәнең 2нче филиалы әйдәп баручы методисты Рузилә Малаткина.

    Юбилярны 95 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановның Котлау хатларын, шулай ук истәлеккә бүләк тапшырды. Рәйсә Нурулла кызы Эдуард Рөстәм улына кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

    Без Рәисә Әхмәтҗановага чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә җылысы телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: