Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Сугыш ветеранына 70 елдан соң бүләкләү кәгазе тапшырылган

    1 нче гимназиядә республика хәтер маршы кысаларында сугыш ветераны Иван Георгиевич Рыкаловка «Батырлык өчен» медаленә бүләкләү кәгазе тапшырылган.

    Әлеге бүләк белән ул 11 немецны юк иткән өчен билгеләп үтелгән. Бүләккә тәкъдим итүгә 1943 елның августында кул куелган, медальне бер елдан соң, ә аңа бүләкләү кәгазен 70 елдан соң тапшырганнар.
    Якташыбыз бөтен сугыш юлларын узган, снайпер булган, иң катлаулы участокларда сугышкан. Бүгенге көндә ул еллардан хәбәр алу көтелмәгән шатлык булды. Ул документларын эзләүдә катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерә, шулай ук Лаеш районының «Пламя» эзләү отряды һәм Чистайның «Выстрел» отряды әгъзаларыннан торган агитбригада чыгышыннан да бик канәгать калды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: