Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш – безнең уртак кайгыбыз, Җиңү – уртак шатлыгыбыз

Төп мәйданнан оркестр белән

9 Май көнне шәһәрнең үзәк мәйданында предприятиеләр һәм оешмалар, уку йортлары коллективлары җыелдылар. Биредә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды.
Чистайлыларны бөек бәй­рәм белән ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, Бөек Ватан сугышы ветераны Сергей Иванович Арсентьев, Чис­тай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссары Андрей Пичушкин котладылар.
Шуннан соң үзәк мәйданда хәрби техника парады башланды. Мәктәп укучылары һәм студентлар үз бабаларының һәм әбиләренең портретларын кулларында горур тотып үттеләр. Предприятиеләр һәм оешмалар коллективларының бәйрәм колонналары Мәңгелек ут янына һәм Геройлар Аллеясына стелаларга веноклар салырга юнәлделәр.
Җыр-биюләр бүләк иттеләр, шигырьләр укыдылар
Скарятинский бакчасы бәй­рәм итү үзәгенә әверелде. Төп сәхнәдә «Бөек Җиңүне каршылап» дигән бәйрәм концерты үтте. Төрле яшьтәге артистлар тамашачыларга җырлар, бию­ләр һәм шигырьләр бүләк итте­ләр. Чистайлылар парк буенча шарлар, әләмнәр һәм Георгий тасмалары белән йөрделәр, анда берьюлы берничә мәйданчык эшләде.
Ветераннар һәм тыл хезмәт­чәннәре өчен, гадәт­тәгечә, кыр кухнясы оештырылды, анда кайнар ашлар, камыр ашлары, чәй һәм һәлак булган иптәшләрен искә алу өчен фронттагыча 100 грамм белән сыйладылар. Биредә үк бәйрәм программасы үтте. Үз җырла­рын һәм шигырьләрен бардлар һәм шагыйрьләр, үзешчән сәнгать коллективлары башкардылар. Өлкән кешеләр биюләргә кушылдылар, таныш җырларны кушылып җырладылар һәм озак көтеп алынган бәйрәмгә эчкерсез сөенделәр.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы турында рәсемнәрдә сөйләделәр. Теләгән һәр кеше эшләр күргәзмәсен карый алды. Балалар фаҗигале елларны йөрәкләре аша кичереп, җимерелгән язмышлар һәм акланмаган өметләр турындагы үз хис-тойгыларын кәгазьгә төшерделәр. Биредә ветераннарның портретлары тәкъдим ителде.
Балалар һәм яшьләр иҗат йорты тарафыннан балалар өчен кызыклы мәйданчык оештырылды. Түгәрәкләрне алып баручылар малайлар һәм кызлар өчен спорт ярышлары, тукымадан солдатлар, кәгазьдән бәйрәм әләмнәре һәм мультипликацион фильм ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Теләгән барлык шәһәрлеләр дөньяның теләсә кайсы ноктасына радио элемтә ярдәмендә сәламнәрен һәм котлауларын җиткерә алдылар.
Бөек Ватан сугышына багышланган фото зоналар яшьләр өчен аеруча кызыклы булды. Малайлар һәм кызлар хәрби каскаларда һәм пилоткаларда фотога төштеләр.
«Хәзинә» бакчасында хәр­би китап марафоны, «Җиңү открыткасы» һәм «Үлемсез полк» акцияләре үтте. Биредә үзеңә ошаган китапны алырга һәм үзеңнекен калдырырга мөмкин иде. Чистайлыларга Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үз белемнәрен тикшерергә, сугыш барышының төп моментларын һәм маршал­ларның исемнәрен искә төшерергә тәкъдим ителде.
Үлемсез полк меңләгән чистайлыны җыйды
Җиңү көнендә Чистайда шәһәр урамнары буйлап үлемсез полк үтте. Меңләгән чистайлы аларны искә алу өчен исемле табличкалар белән чыкты.
18 сәгатьтә шәһәрлеләр үзәк мәйданга килделәр. Чистайлыларга сәламләү сүзләре белән муниципаль район башлыгы Дмит­рий Иванов, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен, Чистай районы имам-мөхтәсибе
Мөхәммәд хәзрәт Кыямов мөрәҗәгать иттеләр.
- Бөтен ил буйлап мил­лионлаган кеше «Үлемсез полк» акциясендә катнаш­ты. Чистайлылар, рәхмәт сезгә, сез бу маршка кушылдыгыз һәм безнең имин тормы­шыбыз өчен үз сәламәтлекләрен, гомер­ләрен биргән ата-бабаларыбызны искә алырга килдегез, - дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.
Бу кичтә хөкем сөргән бердәмлек, бер үк вакытта шатлык һәм кайгы атмосферасын сүз белән аңлату мөмкин түгел. Кешеләр үз туганнарын, якын кешеләрен искә алдылар.
Бөтенроссия акциясендә катнашу үз әтисенең порт­реты белән килгән Валентина Черенкова өчен мөһим. Марш башланганын көткән хатын-кызның дулкынлануы күренеп тора иде.
- Сөйләргә авыр... Әтием сугышка киткәндә миңа бары алты гына яшь иде. Миннән кала гаиләдә тагын ике бала бар иде, - дип сөйли Валентина Дмитриевна. - Әтием партия хезмәткәре иде. Сугыш башлануы турында хәбәр килгәч, үзе теләп фронтка китте. 1941 елда Мәскәү артында һәлак була.
Ирина Григоровских бабаларының да язмышы фаҗигале була. Ул маршка үзенең кызы Елена белән килә.
- Без Иван Горелов һәм Аркадий Карзаев портретлары белән үтәчәкбез. Икесе дә 1942 елда һәлак булганнар. Иван бабам Карелия фронтында разведкада хезмәт иткән һәм бурычны үтәгән вакытта минага эләккән. Аркадий бабам турында бары җирләнгән урыны һәм госпитальдә яралардан вафат булуы гына билгеле, - ди хатын-кыз.
Ә менә Николай Коста­ревның әтисе Мәскәүдән Берлинга кадәр барып җиткән, Киев һәм Варшаваны азат итүдә катнашкан, Курск дугасында яраланган.
- Яраланудан әтиемнең үпкәсендә кыйпылчык кала. Табиблар аңа операция ясау мөмкин түгел, исән калсаң, яшисең дигәннәр. Һәм ул исән кала, - дип билгеләп үтә ир-ат. - Берлинга кадәр барып җитә, анда ике ел хезмәт итә, шуннан соң шәһәрне төзекләндерергә ярдәм итә.
Чистайлылар тотып килгән портретларга карап, шушы дәһшәтле сугыш елларында күпме язмышларның җимерелүен аңлыйсын. Шәһәр урамнары буйлап тантаналы марш белән балалары һәм оныклары белән бергә аларның инде күптән фронтка киткән туганнары үтә төсле тоелды. Үлемсез полк Карл Маркс урамының ике ягыннан барды. Һәр чатта тыл хезмәтчәннәре тормышыннан күренешләр тәкъдим ителде.
Скарятинский бакчасында маршта катнашучылар Бөтенроссия тынлык минутына кушылып, геройларны искә алдылар. Шуннан соң бәйрәм концерты һәм Бөек Җиңү уңаеннан салют булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай сугыш