Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Судагы фаҗигаләр өч кешенең гомерен өзде

Узган атнада шәһәрдә һәм районда суда ике фаҗига килеп чыга, шуларның соңгысы ике кыз баланың үлеме белән бәйле.

19 июльдә, 21 сәгать 40 минутта Чистай елга портына караган «Мензелинск»катеры командасы суднолар йөри торган юлда ярдәм сораган тавышны ишетә. Батучы кешене, 40-45 яшьләрдәге хатын-кызны, коткару оештырыла, шулай ук моторлы резин көймә дә табыла. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, көймәдә аның белән бергә ире дә була.
Икенче көнне Чистайда аның гәүдәсен эзләү буенча эш башлана.
- Ир-ат Чистайда туган, - дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясенең Чистай инспекторлар бүлеге начальнигы Михаил Марфин, - әмма соңгы вакытта Лаеш районында яшәгән һәм үзенең кече ватанына ял итәргә кайткан булган. Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясе хезмәткәрләре Мебель фабрикасы микрорайонындагы дамбадан элеваторга кадәр Чулман буенда, нигездә, трал ысулы белән гәүдәне берничә көн эзлиләр. Операциягә 15тән артыграк кеше һәм өч берәмлек кече күләмле судно җәлеп ителә. Эшләр җомга көнне элеватордан ерак булмаган урында җәелдерелә, «Фантом-3» квадрокоптеры эш­ләтеп җибәрелә, ул берничә тапкыр һавадан елга киңлекләрен тикшерә, әмма эзләү эшләре нәтиҗә бирми.
Батып үлгән ир-атның гәүдәсе бары якшәмбе көнне, 23 июльдә, генә табыла, ул Кубасс авылы янында су өстенә күтәрелә.
Фаҗига турында билгеле булган көнне муниципалитетта ашыгыч рәвештә муниципаль район территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы җыела. Барлык кызыксынулы хезмәтләрнең суда кешеләрнең үлемен кисәтү буенча эше анализлана, батып үлгән ир-атның гәүдәсен эзләү буенча операция барышы турында отчет тыңлана.
- Коткаручылар бу юнәлештә кисәтү эшен даими алып барсалар да, суда фаҗигаләр чыгып тора, - дип ассызыклады муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов. - Су киңлекләрендә, Чулман һәм Прость ярлары буенда кешеләр күп җыела торган урыннарда даими күзәтү алып барыла, коену рөхсәт ителмәгән урыннарда тыючы язулар белән аншлаглар куелган.
Икенче көнне үк, узган шимбәдә, чистайлыларны тагын бер кайгылы вакыйга тетрәндерә. Яуширмә авылында коточкыч фаҗига килеп чыга. Җирле буада (коену өчен рөхсәт ителмәгән урында) ике кыз батып үлә.
Алдан фаразлау буенча, 17, 15, 14 яшьләрдәге өч кыз бала суда чокырга кинәт егылып төшә. Берсен вакыйга шаһиты коткарып кала, калган икесе батып үлә. Аларның гәүдәләрен берничә сәгатьтән соң коткаручылар су төбеннән чыгаралар.
- Безнең барыбыз өчен дә бу зур фаҗига, - ди Яуширмә авыл җирлеге башлыгы Лилия Гә­рәева. - Вафат булган кыз­лар күп балалы гаиләләрдән, ан­да өч һәм биш бала тәрбияләнә. Алар безнең Яуширмә мәктәбендә белем ала иделәр. Без кызларны җирләүгә бөтен авыл белән акча җыйдык. Якшәмбе көнне алар җирле зиратта җирләнделәр.
Шуңа игътибар юнәлтәсе килә, өч кыз коену тыелган буа янында йөргән, бу турыда аның янында урнаштырылган махсус аншлаг та сөйли. Яр буенда да тирәнлеге 5-6 метр булган гидротехник корылма янында басып тору да куркыныч. Әмма, ни кызганыч, кызлар моңа игътибар бирмәгәннәр.
Фаҗига урынында эшләргә бик авыр булды, - дип хәбәр иттеләр безгә хокук саклау органнарында һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында чыганакларыбыз. - Әйләнә- тирәдәгеләрнең шок хәлендә калулары, шундый зур хәсрәт кичерүләре авыр тәэсир итте. Шаһитлар, кыз балаларның берсен коткарган яшүсмер һәм коткарылган кыз үзе шушы кичерешләрдән катып калгандай булдылар. Кызларның гәүдәләрен авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күз яшьләре астында судан чыгардылар. Моны җир йөзендә иң кадерле кешеләре - үз балаларының гомерләре өчен бер генә тапкыр булса да курку хисен кичергән һәркем бөтен күңеле белән тоя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X