Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Суда һәрчак сак булыгыз!

    ГИМС инспекторлары көзен балык тотарга яратучыларны сак булырга чакыра

    Көзен балык тотарга яратучылар өчен хәзер менә дигән вакыт. Төбәк сулыкларында традиция буенча балык тотучылар күбәя бара.

    Көз җитү белән коткаручылар саны кимеми.

    Салкын вакытта суда билгеле иминлек кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Мондый яллар фаҗигагә әверелмәсен өчен балыкчыларга үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләрен тотарга кирәк. Быел Чистай районында суда батып үлүнең ике очрагы теркәлгән, – дип хәбәр итә ГИМС бүлегенең дәүләт инспекторы Михаил Марфин.

    Исегезгә төшерәбез,беренче фаҗига июнь аенда килеп чыкты. Ир кешенең гәүдәсен көймә станциясеннән ерак булмаган җирдә таптылар. Аны күрүчеләр бердәм кизү диспетчер хезмәтенә шалтыраттылар. Кизү сменасы ГИМСның Чистай инспекторлык бүлегенә хәбәр итте, хезмәткәрләр урынга чыктылар.

    Икенче фаҗига Балык Бистәсе районында килеп чыкты. Суга бата башлаган кешене күреп үтеп баручы аны үзенең мотокөймәсе янына сөйрәп бара һәм ярга чыгара. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына әлеге исән калган кеше хәбәр иткәнчә, алар көймәдә икәү булганнар. Балык тоту вакытында моторлар ятьмәгә эләгә, көймә әйләнеп каплана һәм балыкчыларны елгага атып бәрә. Икенче балыкчы судан чыга алмый, аның гомере өзелә. Бортта балыкчыларның коткару жилетлары да була, әмма алар аңардан файдаланмыйлар.

    ГИМС инспекторлары билгеләп үткәнчә, республикада суда фаҗигаләр ел саен булып тора, дистәләп кеше батып үлә, алар арасында балалар да бар.

    Әйтеп үтелгәнчә, кисә­тел­гәнсең икән, ул кагыйдәләрне үтәргә дә кирәк. Һәр балыкчы, шулай ук көймәдә йөрергә яратучылар да белергә тиешле кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Шул вакытта гына фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин.

    Көзге чорда кече күләмле судноларны файдаланган­да һәр чыгу алдыннан корпусларның су акмый торган булуларын тикшерергә, коткару чараларына ревизия үткәрергә, сигнал утларының булуын һәм дөреслеген тикшерергә, шулай ук судно билетларында язылганча, судноларның комплектланган булуларын тикшерергә кирәк, – ди дәүләт инспекторы. – Кече күләмле суднолар хәрәкәт иткәндә шәхси коткару жилеты кияргә, двигатель сүндергечнең трос талрепын киемегезгә, яисә аяк-кулыгыздагы ышанычлы урынга эләктереп куярга кирәк.

    Михаил Геннадьевич бил­геләп үткәнчә, көзен вакытның бик кыска өлешендә һава торышының кисәк кенә үзгәрешләре була: күз күреме начарлана, һава һәм су температурасы төшә, җил, яңгыр, кар, томан көчәеп китәргә, болар исә сулыкларда бәхетсезлек очраклары китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә дә һәрбер судно йөртүчегә әйләнә-тирә мохитына үз вакытында бәя бирергә һәм исән имин әйләнеп кайту өчен барлык чараларны күрергә кирәк.

     Өйләрегездә сезне якыннарыгыз көтүен бервакытта да онытмагыз, – дип нәтиҗә ясый ГИМС бүлегенең дәүләт инспекторы.

    Коткару телефоннары: әгәр дә сезнең белән бәхетсезлек килеп чыга икән, мөмкинлек буенча үзегезнең кайда булуыгызны 01 һәм 5-11-79 телефоннары буенча, ә мобильныйдан 112 номерына шалтыратырга мөмкин.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: