Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су чаңгысында шуа, футбол ярата, ирекле хәрәкәттә катнаша – болар барысы да аның, ел студенты турында

Бүген сәхифәбезнең кунагы «Ел студенты» муниципаль конкурсы гран-приена ия булган Константин Тюлькин.

Ул күп профильле көллияттә «Гамәли информатика» белгечлеге буенча белем ала.
- Константин, конкурс сиңа кыюлык һәм тәвәкәллек өстәдеме?
- Дөресен генә әйткәндә, анда җиңү минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Үз исемемне ишеткәч, хәтта бераз югалып та калдым. Миңа сүз бирелгәч, шушы еллар дәвамында миңа ярдәм иткәннәрдән кемнең дә булса исемен әйтми калудан курыктым. Ни генә дисәм дә, бу бик шатлыклы хис! Хәзер алга барырга, ирешелгәннәрдә туктап калмаска кирәк!
- Сиңа студент тормышында аеруча нәрсә ошый?
- Ирекле хәрәкәттә катнашу. Хәзерге вакытта мин «Тормыш» ирекле хәрәкәт ярдәм итү үзәге җитәкчесе ярдәмчесе булып торам. Безнең өчен бергә очрашу - зур шатлык. Без күп нәрсәне эш барышында уйлап табабыз.
Ирекле хәрәкәт командасына мине китергән бәхетле очракка рәхмәтлемен. «Беренче курс студенты көне» программасы репетициясеннән соң Яшьләр үзәгеннән чыкканда ишек төбендә «Тормыш» ирекле хәрәкәт ярдәм итү үзәге координаторы Юлия Егорованы очраттым. Ул миңа «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йортына барып, анда яшәүче ветераннар белән очрашырга тәкъдим итте. Бу онытылмаслык булды! Шул көннән барысы да башланып китте. Шуны да әйтергә кирәк, беренче курста без төркемдәге егетләр белән ветераннарның өйләренә барып, алар белән аралаштык. Бу кешеләр безнең килүебезгә бик сөенделәр, безгә рәхмәтләр әйттеләр. Башкаларга күңел җылысын бүләк итү үзе зур шатлык.
Шулай «Тормыш» үзәге әгъзалары белән таныштым. Шуннан соң мине Казанга юбилей ирекле сменага чакырдылар. Мин күп кенә республика мәктәпләрендә, «Волонтеры Победы», «Все краски мира», «Сессия здоровья» кебек ирекле чараларда катнаштым. Бу Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән фикердәшләр, оештыручылар, белгечләр белән очрашулар, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге. Аннан яңа идеяләр белән илһамланып, җанланып кайтасың да, барысын да үз шәһәреңдә тизрәк тормышка ашырасы килә!
Мине бигрәк тә инвалид балалар белән эшләүгә юнәлгән «Сессия здоровья» җәлеп итте. Без 10нчы коррекция мәктәбендә укучылар белән даими очрашабыз, алар безне көтәләр, килүебезгә шатланалар. Менә Яңа ел алдыннан да без аларга сәхнәләштерелгән әкият куйдык, аларның йөзләрендә елмаю күрү, балаларның шат тавышларын ишетү күңелле булды. Шундый минутлар бик кадерле! Яңа ел көннәрендә инвалид бала яшәүче өйгә бардым. Мине Кыш бабай костюмында, өстәвенә үзе теләгән бүләк белән күргәч, ул бик сөенде. Безнең үзәк җитәкчесе аның радио идарәле вертолет турында хыяллануы турында белешкән иде. Без малайга могҗизага ышанырга ярдәм иттек. Мин үзем дә бала чагымда Кыш бабайның теләсә нинди теләкне үти алуына озак вакыт ышандым.
Без төрле социаль акцияләрдә катнашабыз. «Сессия здоровья» кысаларында фестивальләр, квестлар үткәрелде, велоузышта катнашучыларның тантаналы очрашулары оештырылды.
- Ә үзең велосипедта йөрисеңме?
- Велосипедта да, мотоциклда да, машинада да, көймәдә дә йөрим. Сүз уңаенда, шулай ук су чаңгысында да. Су чаңгысында шуарга мине биш ел элек бабам өйрәтте. Бабай йөри белә, ә ни өчен мин белмәскә тиеш әле дип уйладым. Һәм җөрьәт иттем! Минем беренче җитди йөрүем ерак арага көймә станциясеннән Кызыл Ярга кадәр булды. Дөресен генә әйткәндә, җиңел булмады, аякларым арыды, әмма мин әлеге араны үтә алдым, максатыма ирештем.
Әбием белән бабама чиксез рәхмәтлемен (редакциядән: Константин алар белән бергә яши), чөнки шушы кадерле, яраткан кешеләрем ярдәмендә мин җиңүләргә, уңышларга ирештем. Аларга барысы өчен дә рәхмәт! Алар миңа ярдәм итәләр, минем белән горурланалар һәм минем дә аларның яхшылыкларына яхшылык белән җавап бирәсем килә. «Ел студенты» конкурсында миңа бирелгән планшетны мин бабама чын күңелдән бүләк иттем.
- Синең иң зур хыялың?
- Шәһәрдә ролледром, приставкалар белән зал, төрле аттракционнар булган күңел ачу үзәген ачу. Яшьләр Казаннан Чистайга күченеп кайтсыннар иде, ә бүгенге көндәге кебек киресенчә түгел. Кечкенә шәһәрдә, миңа калса, үзеңне, үз сәләтләреңне күрсәтү мөмкинлеге хәтта күбрәк тә, чөнки зур шәһәрдә күрмәскә дә мөмкиннәр. Үземнең исә, һичшиксез, туган шәһәремдә каласым килә. Күп профильле көллиятне тәмамлаганнан соң, Алабуга педагогия институтына читтән торып укырга керәсем килә. Өстәмә белем педагогы һөнәре - минем өчен! Балалар белән эшләргә яратам!
- Ә син җиңелә беләсеңме?
- Беләм, өстәвенә, көндәш лаеклы булса, моның бернинди ояты да юк. Кайвакыт уңышның, танылуның башка кешегә үз-үзенә ышану өчен яхшы мөмкинлек булуын күрсәң, аңарда да моның белән җитди шөгыльләнү теләге барлыкка килсен өчен юл бирү хәтта урынлы да була. Тормышта шундый принцип белән яшим: мин барысын да эшли алмыйм, әмма кулымнан килгәнен эшлим!
- Уку, җәмәгать эшләре, мавыгулар... Көн тәртибе бармы?
- Дуслар хәтта көндәлек сатып алырга тәкъдим итәләр, әлбәттә, барысын да планлаштырсаң, җиңелрәк булыр иде. Әмма шуңа да карамастан, барысын да вакытында эшләргә тырышам. Мин бар нәрсәне үзем эшләргә күнеккән!
- Син дусларыңны телгә алдың, алар турында да сөйлә әле.
- Шуларның берсе - балачак дустым Ян Ковальский. Без бер ишегалдында үстек. Бергә уйнадык, туп типтек. Икебез дә футбол белән җитди мавыктык. Икенче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр мин бию белән шөгыльләндем. Шуннан соң футбол белән хореография арасында сайларга туры килде. «Кристалл» командасы составында өч ел уйнадым, шуннан соң «Восток Тайм»га күчтем. Бервакыт дустым «Әнәс» мәчете каршында оештырылган футбол командасына чакырды. Бер атна шөгыльләнгәннән соң, җаваплы ярышлар башлануын хәтерлим. Беренче матчта ук беренче гол керттем! Дөрес, минем футбол «карьерасы» вакытында имгәнүләр дә булды.
Үземнең икенче дустым Виталий Лапшин белән «Кояшкай» лагеренда ирекле смена вакытында таныштым. Ул Шаяннар һәм тапкырлар клубында уйный, ә мин юмор хисе булган кешеләрне яратам!
- Синең узган җәен хезмәт белән үткән. Бу синең бернинди эштән курыкмавың турында сөйли.
- Мөмкинлек булганда нигә эшләмәскә?! Июнь аенда «Кояшкай» шәһәр яны лагеренда эшләдем, мин республика әйдаманнар мәктәбен тәмамладым. Ә көз көне Кырымда булдым. Сентябрь башыннан октябрь уртасына кадәр Татарстаннан хезмәт отряды составында без авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп ителдек: алма җыйдык.
«Ел студенты» конкурсында лаеклы бүләк тапшырганда яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова Костяны иң шәфкатьле кеше дип атады. Бу чыннан да шулай. Узган ел ул иң яхшы ирекле хәрәкәт әгъзасы булды. Ә 2015 елда шулай ук «Язгы игелек атнасы» нәтиҗәләре буенча билгеләп үтелде.
Бүген ул кабат шушы эшләр белән мәшгуль. 22 февральдән 26сына кадәр Чирмешәндә җирле яшьләр өчен ирекле смена эшли, безнең якташыбыз аның кураторы итеп билгеләнде. Ул башы белән эшлекле атмосферага чумды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай студент