Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Студентларга – стипендияләр, укучыларга – планшетлар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов эш сәфәре белән Чистайга килде.

Ул Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның «Восток» Чис­тай филиалы студентлары белән очрашты. Сөйләшүдә шулай ук Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, КАИ-КНИТУның административ эш һәм филиаллар буенча проректоры Булат Зиннуров, КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы директоры Илшат Мөхәммәтҗанов катнаштылар.

Аралашу иркен, җылы мо­хиттә үтте. Олег Морозов Россия Дәүләт Думасына сайлауларның ничек уздырылуы, депутатлар эшчәнлеге турында сөйләде, илдәге һәм дөньядагы сәяси вәзгыять уңаеннан үз фикерләре белән уртаклашты.

Яшь кешеләр белән аралашу барышында ул КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студентлары өчен исемле стипендия булдыру турында игълан итте.

 Һәр семестр нәтиҗәләре буенча мин, ничәнче курста укуларына карамастан, иң яхшы өч студентка стипендияләр тапшырачакмын. Аларны сезнең директорат яки укытучылар составы билгеләячәк. Стипендия яхшы булачак, аның өчен көрәшүнең мәгънәсе бар, – дип ассызыклады Олег Морозов.

Депутат билгеләп үткәнчә, шулай ук Түбән Кама югары уку йортының өч студенты да шундый бүләк алачак. Беренче өч стипендиатның исемнәре 2021 ел башында, кышкы сессия тәмамланганнан соң билгеле булачак.

Шуннан соң Дәүләт Думасы депутаты яңа 2нче номерлы лицейда булды. Белем бирү учреждениесе директоры Руслан Зелинский кунаклар өчен экскурсия үткәрде, уку бүлмәләрен һәм белем бирү процессын камилләштерергә мөмкинлек бирә торган яңа, заманча җиһазларны күрсәтте.

Депутат уку йортының заманча, уңайлы бинасын­нан канәгать калды һәм яңа лицейның җиһазлан­дыры­луына соклануын белдерде. Үз фикерен ул лицейда укучылар белән аралашу вакытында җиткерде.

Сезнең мәктәбегез иркен, спорт залыгыз искиткеч, биредә сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Мин дә Казанның иң яхшы мәктәпләренең берсендә укыдым, әмма хәзер сез укыган шартларны без күз алдына да китерә алмадык, – дип билгеләп үтте Олег Викторович.

Олег Морозовның ачык булуы һәм күтәренке кәефе балалар белән актив сөйләшү булдырырга ярдәм итте. Укучылар депутат белән теләп, кау­шамыйча һәм оялмыйча аралаштылар, укудагы уңышлары, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Заманалар үзгәрә, тормышта яңа фәннәр, яңалыклар барлыкка килә. Шуларның берсен – дистанцион белемне сезгә күптән түгел сынап карарга туры килде. Шуңа күрә мин сезгә планшетлар бүләк итәргә булдым. Алар сезгә күбрәк дистанцион белем алу өчен түгел, ә белемегезне арттыру өчен кирәк булыр дип өметләнәм, әмма пандемияне дә без әле җиңә алмадык, – диде Олег Викторович.

Лицейда укучылар аңа ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм планшетларның уку процессында алар өчен яхшы ярдәм булачагын билгеләп үттеләр. Депутаттан бүләккә 8 сыйныф укучысы Глеб Табачников та бик шат, ул укуда да уңышка ирешә, мәктәп тормышында да актив катнаша һәм төрле чаралар үткәрүгә үз өлешен кертә.

Безнең лицейда яңа заманча җиһазлар, безгә төпле белем бирергә әзер булган укытучылар бар. Биредә белем алу, төрле яклап үсү өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәсәлән, күптән түгел миңа Укытучылар көненә сценарий язуны ышанып тапшырдылар, бераз үзгәрешләр кертеп, аннан бәйрәм үткәргәндә файдаландылар. Миңа биология һәм химия ошый. Бу фәннәр буенча олимпиадаларда, конкурсларда, фәнни конференцияләрдә катнашырга планлаштырам, чөнки киләчәктә медицина юнәлешен сайларга уйлыйм. Ә депутатның бүләге укуда зур ярдәм булачак. Аның ярдәмендә мин өстәмә мәгълүмат таба, дәрескә яхшырак әзерләнә, яңалыкларны белә алам. Шундый кирәкле бүләк безгә тагын да яхшырак укырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Глеб Табачников.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X