Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Студентлар саклагыч битлекләр тегүне үзләштергәннәр

Тегү остаханәсендә студентлар һәм укытучылар көненә 200ләп битлек ясыйлар.

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, даруханәләрдә медицина битлекләренә кытлык барлыкка килде. Республиканың ун һөнәри белем бирү учреждениесендә, шул исәптән Чистай күппрофильле көллиятендә дә, саклагыч битлекләрне тегүгә керешеп, хәлдән чыгу юлын тапканнар.

 – Коронавирус буенча килеп туган эпидемиологик вәз гыять уңаеннан, безнең көллият студентлары саклагыч битлекләрне тегүдә волонтерлык ярдәме күрсәтә башлады. Без студентларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек һәм кызлар безнең тәкъдимгә каршы килмәделәр. Болар барысы да ирекле нигездә, буш вакытта башкарыла, – дип сөйли тәрбия эше буенча директор урынбасары Наталья Сәйфетдинова. – Хәзер дәресләр дистанцион формада үткәрелә һәм битлекләр тегүдә катнашырга теләгән студентлар, кечкенә төркемнәр белән тегү остаханәсенә киләләр. Бер-берсен алыштырып, берничә сәгать эшлиләр.

 Битлекләр тегүгә шулай ук көллият хезмәткәрләре дә актив кушылды.

 Күппрофильле көллияттә битлекләрне 19 марттан тегә башлаганнар. Эш этаплап төзелгән: кемдер тукыма кисә, кемдер тегә, кемдер үтүкли. Үз эшен тизрәк башкарган кеше башкаларга ярдәм итә. Кирәкле әйберләрне көллият үзе сатып алган. Шушы вакыт эчендә меңнән артык битлек әзерләгәннәр, алар яңа коронавирус инфекциясе керүне һәм таралуны кисәтү буенча республика штабы карамагына җибәрелгән.

 Битлекләрне алга таба бүлү әлеге штаб карары буенча башкарыла. Мәсәлән, 23 мартта Мәгариф һәм фән министр лыгы «Казан» халыкара аэропортына 4 мең данә медицина битлекләре партиясен тапшыра. Бүген алар аэропорт персоналын саклауны тәэмин итү өчен файдаланыла.

 Берничә көн эчендә Дарья Мальцева йөзгә якын битлек теккән.

 – Мин бу игелекле эшкә үз өлешемне кертергә телим, – дип сөйли кыз, тукыманың кирәкле озынлыгын үлчәп һәм кисеп. – Безнең битлекләр кемгәдер мәкерле вирустан сакланырга, сәламәтлекне, ә бәлки, гомерне дә саклап калырга ярдәм итәр.

 – Коронавирус аркасында илдә катлаулы хәл килеп чыкты һәм мин ничек тә булса ярдәм итәргә теләдем. Безгә укытучылар битлекләрне тегүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, уйлап та тормыйча, ризалаштым, – ди Мария Ермолаева.

 – Битлекләр җитмәгәндә, безнең ярдәм бик файдалы булыр дип уйлыйм. Әлбәттә, сак лагыч битлекләрне тегү – зур җаваплылык. Кечкенә генә җитешсезлеккә дә юл куярга ярамый. Шул ук вакытта без теккән битлекләр кешеләргә сак ланырга ярдәм итәчәк, – диде Ангелина Шәйхулина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев