Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Студентлар аварияләрнең төп сәбәпләре турында сөйләделәр

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган иң яхшы презентацияләрне сайлап алдылар.

Чистай авыл хуҗалыгы техникумында «Юлда өзелгән гомерләр...» дип исемләнгән иң яхшы презентацияләр конкурсы узды.

Ул җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем-китемне һәм имгәнүләрне киметү, юлда хокук бозуларга каршы тору проб лемаларына җәлеп итү өчен үткәрелде.

Конкурс ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә оештырылды. 19 катнашучы 12 презентация тәкъдим итте, алар арасында команда белән башкарылган һәм шәхси эшләр дә бар иде.

ЮХИДИ идарәсенең ветераннар советы вәкиле Олег Кирсанов, Эчке эшләр министрлыгы ветераны Алексей Еремеев, ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хамматшин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Чистай бүлеге начальнигы Светлана Сидорова составындагы жюри әгъзалары конкурс эшләренә бәя бирделәр. Барлык катнашучылар биремнәрне үтәүгә җитди карадылар, тәкъдим ителгән теманы төрле яктан өйрәнделәр. Егетләр һәм кызлар Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненең әһәмияте турында сөйләделәр, аварияләр саны, алардагы үлем-китем, төп сәбәпләр һәм юл-транспорт һәлакәтләренең төрләре буенча статистика китерделәр.

– Барлык кешеләр шундый мөһим дата турында белсеннәр һәм аны истә тотсыннар өчен, без юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган презентация әзерләдек. Мәгълүмат тупладык, юллардагы һәлакәтләр буенча статистика китердек, аварияләрнең төп сәбәпләре турында сөйләдек. Үз эшебездә без юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген билгеләп үттек, – дип сөйләде конкурс та катнашучыларның берсе Ангелина Капустина.

Берничә катнашучы үз презента цияләрендә юл-транспорт һәлакәт ләреннән соң үзеңне ничек тотарга, зыян күрүчеләргә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирделәр. Егетләр һәм кызлар транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итү, тизлек чикләүләрен санга сукмау кебек темаларга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең башка мисалларына кагылдылар.

– Хәзер исерек килеш машина йөртүчеләр еш очрый. Бу безнең җәмгыятебезнең иң зур проблема ларының берсе, шуңа күрә мин үз презентациямдә нәкъ менә шушы теманы кузгаттым. Моннан тыш, машина йөртүче буларак, шуны да билгеләп үтәсем килә: юлларда транспорт чараларын йөртүчеләр генә түгел, ә җәяүлеләр дә игътибарлы булырга һәм барлык кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиешләр, – дип ассызыклады Александр Пимуллин.

Берничә эштә 18 октябрьдә Карл Маркс һәм Чернышевский урамнары киселешендә булган фаҗига искә алынды. Ике транспорт чарасы бәрелешү нәтиҗәсендә, 17 яшьлек пассажир кыз җитди имгәнүләр ала һәм ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче һәлакәт урынында җан бирә. Берничә көннән соң ачык баш мие җәрәхәте алган һәм I дәрәҗә комада булган икенче пассажир да, ни кызганыч, һәлак була. Конкурста кайбер катнашучылар һәлак булган яшүсмерләрне шәхсән белгәннәр һәм бу фаҗигале вакыйганы авыр кичергәннәр.

– Безнең бу эшкә җаваплы каравыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсебез килә, чөнки без һәрвакыт юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны истә тотарга тиешбез. Үзләренең һәлак булган танышларын искә алган катнашучыларны аерым билгеләп үтәсем килә, чөнки якыннарыбыз яки танышларыбыз белән килеп чыккан аварияләр тагын да ныграк тетрәндерә, – дип билгеләп үтте Олег Кирсанов.

Ул шулай ук катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, бу хакта якыннарының исләренә төшереп торырга чакырды.

Иҗади эшләрне яклаганнан соң, конкурста җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Беренче урынга Алинә Бадюкова һәм Динара Гөбәева лаек булдылар. Икенче урынны Антон Егоров һәм Павел Жуков яуладылар. Өченче урында – Ангелина Капустина һәм Кристина Петрова. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев