Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Сүтәргә әллә сүтмәскәме? Сорау менә нәрсәдә!

    Бу уңайдан без Чистай зона торак инспекциясе вәкилләре белән элемтәгә кердек. Алар үз инициативалары белән түгел, ә гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча гына эшләүләрен билгеләп үттеләр.

    Еш кына торак инспекциясенә йортның тотып торучы диварларын җимерергә мөмкиннәр дип борчылган күршеләр зарлана. Безнең газета укучыбыз да шундый хәлдә калган, ул шушы уңайдан үз фикерен аноним белдерергә булды. Аның проблемасы башка характерда һәм ул законга каршы килә.

    – Ни кызганыч, аш бүлмәсе 6 квадрат метр булган иске планировкалы фатирлар уңайлы яшәү өчен җитәрлек дәрәҗәдә уйланылмаган. Хәер, 70 сантиметр киңлектәге бәдрәф бүлмәсе дә уңайлы булсын өчен эшләнмәгән, – ди ханым. – Фатирны сатып алганнан соң, без шунда ук яңадан планлаштыру турында уйлый башладык. Әмма рәсмиләштерү проблемасы һәм тыюлар белән очраштык.

    Фатирда яшәүчене дә, аның күршеләрен дә аңларга була. Күршеләр диварларны сүтү йортның җимерелүенә китерә, дип куркалар. Икенче вариант күбрәк курку тудыра. Сүтү кагыйдәләре бозылган очракта, торак милекчеләренә нәрсә яный? Бу сорауга Чистай зона торак инспекциясе башлыгы Ирина Иванова җавап бирә.

    – Теләсә нинди тикшерү, шул исәптән яңадан планлаштыру буенча күпфатирлы йортта, торак инспекциясе белгечләре тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләре нигезендә үткәрелә. Үз белдегең белән үзгәртеп планлаштыру очрагы ачыкланганда без административ хокук бозу турында беркетмә төзибез. Шулай ук мәгълүмат җирле үзидарә органына җибәрелә, ул милекчегә бинаны тиешле срокта һәм билгеләнгән тәртиптә элеккеге хәленә китерүне йөкләргә тиеш, – дип ачыклык кертә Ирина Аркадьевна.

    – Законсыз үзгәртеп планлаштыру ачыклаган очракта бина хуҗасына нинди җәза яный?

    – Хәзерге вакытта биналарны үз белдегең белән үзгәртеп кору яки яңадан планлаштыру өчен җаваплылык катгыйланды. Әгәр элегрәк минималь санкция гражданнарга кисәтү рәвешендә җаваплылыкны күздә тотса, хәзер 2 мең сумнан башлап штраф каралган. Вазыйфаи затларга – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, юридик затларга – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр.

    – Хуҗасы җәзага игътибар итми икән, нишләргә?

    – Әгәр кеше үҗәтләнсә һәм җирле үзидарә органы таләбе буенча бинаны беренчел хәленә китермәсә, эш судка барып җитәчәк, анда бинаны торгларда сату турында карар кабул итәргә мөмкиннәр. Сатудан кергән акча элеккеге хуҗасына, суд чыгымнарын исәпкә алып, кире кайтарылачак. Ә яңа милекчегә торак бинаны беренчел хәленә китерү бурычы куела. Әмма суд карары нигезендә бина үзгәртелгән яки яңадан планлаштырылган хәлдә дә сакланып калырга мөмкин, әгәр моның белән гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылмаса, яисә аларның тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч янамаса.

    – Чистайда тәртип бозучыларның статистикасы нинди?

    – Узган ел торак инспекциясе тарафыннан 3 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Берсенә торак бинаны үз белдеге белән үзгәртеп планлаштырган өчен 1 мең сум күләмендә штраф салынды. Әйтергә кирәк, бу очрак 2020 елның 5 маенда кабул ителгән административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кергәнче ачыкланды. Торак бинаны үз белдегең белән үзгәртеп корган өчен ике кеше штрафка тартылды. Һәркайсына 2шәр мең сум күләмендә административ штраф салынды.

     

    Нинди ремонт эшләре тыела

    – тотып торучы диварларны, бүлгеләрне, түшәмне сүтү,

    – идәннәрне яки бүлгеләрне авырайту,

    – су һәм җылыту торбаларында яки алар каралмаган урында япкычлар урнаштыру,

    – табигый җилләтү каналларын сүтү,

    – кайнар су белән тәэмин итү яки җылыту буенча гомумйорт системаларыннан җылытылган идәннәр җәю, шулай ук батарейларны лоджия һәм балконнарга күчерү,

    – газ белән тәэмин ителгән бинаны торак бүлмә белән берләштерү яки алар арасында уем урнаштыру тыела.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: