Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өстәл теннисын теләге булган һәркем уйный ала

Өлкәннәр декадасы кысаларында шәһәрдә һәм районда төрле чаралар узды.

Өлкән буын вәкилләрен Тегермән микрорайоны мәй­данчыгында да хөр­мәтләделәр.
Яшьләр үзәгендә алар өчен чәй өстәле әзкрләнде, концерт программасы күрсәтелде, ә «Ватан» үзәгендә «Яшь йөрәкләр» исеме астында өстәл теннисы буенча ярышлар оештырылды. Алар 4нче номерлы «Тегермән мәйданы» җәмәгать советы җитәкчелеге белән әлеге оешма коллективлары тарафыннан оештырылды.
Өченче яшь кеше тормышында менә дигән вакыт: балалар инде үсеп җиткәннәр, тормыш мәшәкатьләре артта калган, хәзер инде вакытны күбрәк яраткан шөгыльләреңә дә бирергә, үз хыялыңны тормышка ашырырга мөмкин. Ярышта катнашучыларны сәламләп, бу хакта территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Софья Хәсәнова да әйтеп үтте. Сүз уңаеннан, ул үзе дә менә дигән үрнәк күрсәтте: башкалар белән бергә өстәл теннисы уйнады. Хатын-кызлар арасында Софья Мөнәвир кызы беренче урынны алды, икенче нәтиҗәне Алевтина Березина, өченчене исә Миңнегөл Гатауллина күрсәтте.
Ир-атлар арасында алдынгылыкны Нияз Зиннәтуллин (хокук саклау органының терәк пункты) яулады. Икенче урын Дмитрий Зверевка (полиция участковые) бирелде. Өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән ярышларда яшь спортчыларның да катнашуы аеруча сөендерә. Буыннар бәйләнеше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай