Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөткә сатып алу бәясе төшү савым сыерларын сатуга китерә

Сөткә сатып алу бәясе түбәнәю сәбәпле, җитештерүчеләр савым сыерларын саталар

Республикада яңа ел сөткә сатып алу бәяләренең кимүе белән истә калды.
– Узган ел чимал җитешмәү сәбәпле, базарда сөт соралды, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский, – җитмәсә сөт чималына сатып алу бәясе товар җитештерүчеләрне канәгатьләндерә иде. Россиягә күп күләмдә коры сөт кертелгәч, башка төбәкләрнең эшкәртүче предприятиеләре табигый сөт урынына коры сөт куллана башлагач, ел азагына хәл нык үзгәрде. 
Бу шартларда Татарстанда та­би­гый сөттән җитештерелгән про­дукт­лар хәзерге сатып алу бәяләрендә конкурентлыкка сәләт­ле булып чыкмадылар. Гыйнварда сөткә сатып алу бәяләре төште, моны фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар нык сизде.
– Узган ел трейдерлар шәхси җитештерүчеләрдән сөтне 25-28 сумнан сатып алсалар, хәзер 11-12 сумга алалар, – дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрәпов, – җитмәсә, сатып алу бәяләре төшүен дәвам итә. Сөткә сатып алу бәяләренең төшүе белән бәйле көчле басымны эре хуҗалыклар үз җилкәләрендә нык тойдылар.
Сатып алу бәяләренең төшүе фермер һәм крестьян хуҗалык­ларына авырлык тудырды, шәхси хуҗалыклар актив рәвештә бозауларны да сата башладылар. Республика хөкүмәте сөт җитештерүчеләрне финанс яклау мөмкинлеге тапты. Февральдә шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы­лар савым сыерлары һәм кәҗәләр тотуга бер тапкыр бирелә торган субсидия алдылар. 
 Терлек башын саклап калу максатыннан республика җитәкчелеге тарафыннан беренче кварталда 1 килограмм тапшырылган сөткә 3 сум хисабыннан өстәмә акча бирелә башлады. Хәзерге вакытта әлеге чараны агымдагы елның икенче кварталына да озайту планлаштырыла. 
– Дәүләт шуннан да түбәнрәк бәягә сатарга ярамавын күрсәтүче минималь бәяне билгеләргә тиеш, – дип саный Дүрт Өйле авылыннан Айрат Рәхмәтуллин. – Ул бәяне катгый теркәргә, көнлек мониторинг үткәрергә һәм сөт базарында бәягә контроль булырга тиеш.Бүгенге вәзгыятьтә бу бердәнбер чара. Әгәр дәүләт бу мәсьәләне хәл итүгә җитди якын килмәсә, без авыл хуҗалыгын күтәрә алмаячакбыз. Мин 150 баш мөгезле эре терлек асрыйм, күбесе савым сыерлары, әмма, ни кызганыч, аларны суярга туры килер ахрысы...
– Без фермерларның нинди шарт­ларда киңәйтелгән җитеш­терүне алып бара алачакларына исәп-хисап ясап карадык, – дип сөйли авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе консультанты Радик Вафин. – Сөткә бәя рентабельлек 25-30 процент булганда 22-25 сум булырга тиеш. Сөт җитештерү базарында, аны эшкәртүдә, сәүдә челтәрләрендә сатуда дәүләт ягыннан контроль булмаганда авыл хуҗалыгы производствосында нормаль экономикага ирешеп булмаячак. Хәзер сатып алу бәясе сөтнең үз бәясеннән күпкә ким. Бу чыгымнар, нәтиҗәдә, терлек башын киметүгә китерә.
Әмма әле карар кабул ителмәгән. Ә терлекчелек дәүләт ярдәменнән башка яши алмаячак. Күп фермерлар хәзер сөт бизнесы белән түгел, үсемлекчелек белән шөгыльләнергә планлаштыралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай