Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Стелада туганнарының исемнәрен тапмаганнар

Сугышта һәлак булган чистайлыларның исемлегенә төшеп калган фамилияләр кире кайтарылачак.

Безнең газета редакциясенә Чистайда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар Геройлар Аллея сын төзекләндергәннән соң һәлак булган якташларыбыз исемлегеннән туганнарының фамилияләре юкка чыгуын сөйләделәр. Шундый хәл ни сәбәпле килеп чыккан? – «Чистай-информ» хәбәрчеләре моңа ачыклык керттеләр.

– Күптән түгел мин Геройлар Аллеясында сугышта һәлак булган чистайлылар исемлегеннән ике туган бабам Виниамин Валерианович Прибыловский фамилиясе юкка чыгуын белдем.

Туганнарым кунакка кайткан иде, аларга якын кешеләребез нең каберләрен, Чистайның истәлекле урыннарын күрсә тергә булдым. Геройлар Аллея сында да булдык, анда мин стеладан бабамның фамилиясе юкка чыгуын күрдем. Аллеяны реконструкцияләүгә кадәр бабамның исеме урында булуын төгәл беләм. Җиңүнең 60 еллыгына багышланган парадны мин видеокамерага төшердем, Мәскәү, Казан, Түбән Камадан кайткан Виниамин Валериановичның оныкчыкларына стеланы күрсәттем, – дип сүзен башлады Сергей Прибыловский.

Ир-ат архив документларының күчермәләрен, бабасының фотосурәтләрен алып килгән. Вениамин Прибыловский Чис тайда туып-үскән, сугышта һә лак булган һәм Җиңүгә бер ел кала Румыниядә җирләнгән. Сергей шәһәр хакимиятендә булган, анда аңа документларны табарга ярдәм иткәннәр.

– Мине яхшы, аңлап каршы алдылар. Архив документларын эзләп табарга булыштылар. Музей хезмәткәрләре стелада бабамның фамилиясен торгызу өчен гариза язарга булыштылар, – дип сөйли ир-ат.

Без район башкарма комитетында нинди гамәлләр башкарылачагын ачыкладык, чөнки ел дәвамында анда тагын берничә кеше шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән.

– Барлык гаризаларны да җыячакбыз. Аннары өстәмә элмә такта ясату буенча коммерцияви тәкъдим соратып алачакбыз, шуннан соң финанслау чыганагын билгеләячәкбез. Гаризаларны музей-тыюлык тикшерә, – дип аңлаттылар Чис тай районы башкарма комитетында.

Шулай да бу кемнеңдер хатасымы әллә фронтовик лар исемлегенә төзәтмәләр кер тергә ниятләнгән карармы? Безнең герой моның явыз ният белән эшләнмәвенә ышана. Бу сорауны Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкинга юлладык.

– Әлбәттә, фронтовикларның исемнәрен беркем дә исемлек ләрдән сызып атмаган. Аллеяда – меңләгән исем, техник хаталар булырга мөмкин. Моңа кадәр булган исемлекләрдә дә кайсыбер исемнәр юк иде. Туганнары безгә, хакимияткә мөрәҗәгать иттеләр, һәлак булган солдатларның исем нәре торгызылды. Бүгенге көндә бу мәсьәлә белән безгә 10га якын кеше мөрәҗәгать итте. Кайбер очракларда солдатның шәхесен раслаучы документлар булмый. Без аларны архивлардан эзләргә булышабыз. Шуңа күрә Геройлар Аллеясында өстәмә исемлекләр белән мәсьәлә хәл итәрлек, – дип аңлатты Александр Вячеславович.

Күп кенә чистайлыларга таныш бард Таһир Мөхәммәтов та стелада 1942 елда фронтта һәлак булган туганы Закир Мөхәммәтовның фамилиясен тапмый. Ул гариза язмаган әле, әмма якын арада моны эшләргә җыена.

– Абый турындагы мәгълүмат ның стелада булмавы хакында мин дустымнан белдем. Ул рәсми гариза калдыру өчен миңа музей-тыюлыкка барырга киңәш итте. Барлык документларны җыйдым, гариза гына язасы калды, – ди Таһир Мөхәммәтов.

Геройлар Аллеясы җитмәгән исемнәр белән тулылансын өчен, музей-тыюлык җитәк челеге чистайлыларга стелада сугышта һәлак булган туганнарының исемнәрен тик шерүне сорап мөрәҗәгать итә. Алар юк икән, Чистай районы башкарма комитетына яки музей-тыюлыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән һәлак булган солдатның шәхесен раслаучы документларны алып килү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев