Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Стационарны яңарту дәвам итә

Чистай үзәк район дәваханәсе стационарында – күңелле һәм көтеп алынган үзгәрешләр. Дүртенче һәм бишенче катлар зур үзгәрешләр кичергән, ремонттан соң бүлмәләрне танып та булмый.

Пациентларның монда булу сәбәпләре күңелле булмаса да, аларның йөзендә – канәгать елмаю. Чөнки тудырылган шартлар кичергән авырулардан соң тиз арада тернәкләнергә мөмкинлек бирә.

Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин сүзләренә караганда, хезмәткәрләр дә эшкә сөенеп киләләр.

– Капиталь ремонт вакытында персонал өчен укулар уздырдык. Хәзерге вакытта әзерлекле хезмәткәрләр яңа җиһазларда эшләү өчен күбрәк мөмкинлекләр ачалар. Коллективның яхшы эшләве өчен барлык шартлар да тудырылган, – дип ассызыклады Рәис Роберт улы.

Чистай үзәк район дәваханәсенең стационар бинасын капиталь ремонтлау 2017 елда ТР Министрлар Кабинеты боерыгы буенча, ТР Президенты Рөс­тәм Миңнеханов һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән башлана. Бүлмәләр заманча җиһазландырылган, биредә уникаль тернәкләнү комплекслары, беренчел кан тамырлары үзәге бар, пала­таларда пациентларга уңайлы булачак. Чиста бүлмәләр комплексы бе­лән җиһазландырылган, өч залы булган яңа операция блогы эшли. Операция бүлмәләрендә нейрохирургия, травматология, хирургия, урология профилендәге төр­ле операцияләр, шул исәптән артроскопик, лапароскопик һәм башка төрдәге операцияләр башкару өчен заманча җиһазлар урнаштырылган. Бишенче катта кардиологик профильдәге пациентлар өчен аерым санузелы булган дүрт ятаклы заманча палаталар җиһазландырылган.

Район башлыгы Дмитрий Иванов Чистай үзәк дәваханәсе стационарында үткәрелгән ремонтка бәя бирде.

– Үзәк район дәваханәсен төзекләндерүнең беренче этабы гына тәмамланды әле.  Без хәзер инсульттан соң кешеләрнең заманча тренажерларда ничек тернәкләнү узуларын күрдек. Алар авыруларга тизрәк тернәкләнүгә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер барлык муниципаль районнарда дәваханәләрне заманча баету,  төзекләндерү эшләре алып барыла. Быел кабул итү – диагностика үзәген төзү  һәм башка катларда ремонтны төгәлләү өчен акча бүлеп бирелде.  Без кешеләр югары дәрәҗәдә медицина ярдәме алсыннар өчен барлык шартларны тудырырга тиешбез, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

Хәзер  Чистай үзәк район дәваханәсенең икенче, өченче катларына капиталь ремонт ясауга әзерлек бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев