Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Стадион территориясен каштаннар бизәячәк

«Татнефть-Олимп» стадионы территориясендә спорт ветераннары шәһәрне яшелләндерүгә үз өлешен кертү һәм яшь каштан агачлары утырту максаты белән җыелдылар.

Рәис Александр Оленин җитәкчеле­гендә спорт ветераннары советының көр күңелле, энергияле активистлары тиз арада үсентеләрне, көрәкләрне, су тутырылган чиләкләрне кулга алып, стадион территориясе буйлап таралыштылар.

– Безнең ветераннар советы чагыштырмача күптән түгел генә, берничә ай элек оешты. Бу вакыт эчендә аның составына кергән кырыктан артык кеше шәһәрнең иҗтимагый тормышына үз өлешен кертеп, төрле чараларда катнашты. Бүгенге чара – шундыйларның берсе, – ди Александр Оленин. – Миңа каштан үсентеләре тәкъдим иттеләр һәм аларны стадион территориясендә утырту идеясе барлыкка килде. Мин ветераннарга шалтыраттым, алар уйлап та тормыйча, риза булдылар.

Барысының да яшелләндерү ак­циясенә кушылуы гаҗәп тә түгел, чөнки стадион алар өчен аерым әһәмияткә ия. Нәкъ менә биредә барлык ярышлар, турнирлар үтә, спорт тормышы кайнап тора, биредә чемпионнар, спорт мастерлары тәрбияләнә.

– Стадион – уникаль территория. Биредә 60 ел дәвамында шәһәр өчен әһәмиятле булган барлык чаралар: җирле һәм республика ярышлары үтә, элек сабантуйлар үткәрелә иде. Шулай ук стадион шәһәр халкының ял итү урыны булып тора. Шуңа күрә аны тәртиптә тоту мөһим, – дип уртаклаша спорт ветераны Георгий Лыков. – Бу акциянең мөһим өлеше булып яшелләндерүдә катнашу тора. Бу игелекле гамәл үз нәтиҗәсен бирер, яшь спортчылар бу территорияне сакларлар һәм ветераннардан үрнәк алырлар дип ышанам.

Бу изге эштә катнашу ветераннар өчен аерым бер авырлык тудырмады. Чын спортчыларга хас булганча, алар үсентеләрне тиз һәм җиңел утырттылар, эш арасында яшьлекләрен, элеккеге спорт тормышын искә алдылар.

Бу көнне барлыгы утызга якын каштан утыртылды. Хәзер алар стадион территориясен бизәячәк һәм килүчеләрне сөендерәчәк. Активистлар киләчәктә дә үсентеләр турында кайгыртырга, «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе коллективы белән берлектә территорияне төзекләндерүдә катнашырга вәгъдә итәләр.

Ветераннар әйтүенчә, алар мо­ның белән генә тукталып калырга җыенмыйлар һәм киләчәктә шәһәр­нең иҗтимагый тормышында актив катнашырга планлаштыралар.

– Бу әле башы гына! Алда идеяләр һәм уйланулар күп, – дип ышанычлы белдерде Александр Оленин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев