Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Сөт саву аппаратлары авыл кешеләренең хезмәтен җиңеләйтә

    Үз ярдәмче хуҗалыкларында алты һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган фермерлар кыйммәтле сертификатларга ия булдылар. Аларны фермерлар авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү программасы кысаларында муниципаль район башлыгы белән очрашуда алдылар.

    Яңа сөт саву аппаратлары – эштә зур ярдәм һәм күптән көтелгән бүләк. Алар, һичшиксез, авыл кешесенең хезмәтен җиңеләйтәчәк һәм сөт савуны арттырачак. Хакимиятнең утырышлар залында авыл кешеләре алкышлар астында сертификат алырга бер-бер артлы чыктылар. Ә соңрак аны сәгатенә берничә сыер саварга сәләтле аппаратка алыштырдылар. Район башлыгы Дмитрий Иванов авыл хезмәтчәннәренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары терлекләр саны һәм җитештерелгән продукция буенча эре хуҗалыклар белән чагыштырырлык мөгезле эре терлек асрыйлар, дип билгеләп үтте.

    – Республикада ел саен ярдәм чаралары арта бара. Сөт саву аппаратлары бирүне без киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Аларны биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар алачак, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

    Быел авыл кешеләре 12 грант отты. Алынган акчага алар терлекләрнең баш санын арттыралар, техника сатып алалар, мини-фермаларны киңәйтәләр. Очрашуда муниципаль район башлыгы аларны дәүләт программаларында активрак катнашырга чакырды.

    – Эшне алга таба тагын да күбрәк җәелдерергә кирәк. Дәүләт үсешкә ярдәм итә, моны кулдан ычкындырмагыз һәм грантларны читләтеп үтмәгез, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы чарада катнашучыларга.

    Ул авыл хуҗалыгы кооперативларын булдыруга аерым басым ясады. Бүгенге көндә әлеге эш формасы гаять актуаль. Муниципаль районда ит һәм сөт җитештерү буенча ике кооператив төзелде. Уртак эш нәтиҗәләре көчне аклый – районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары җитештерелә торган продукция күләме буенча эре хуҗалыклардан калышмый.

    Сөт саву аппаратына ия булучылар арасында Зилә Мәхмүтова да бар. Карап торышка җыйнак, әмма рухи яктан көчле хатын-кыз Гаделша авылында гаилә фермасы тота. Төп авыл кешесе буларак, трактор белән дә идарә итә белүен белдерде. Юмор хисенә ия булуына карамастан, аның тормышы җиңел булмаган. 5 ел элек аның зур хуҗалыгы тулысынча янып беткән – янгын барлык корылмаларны, сыерларны һәм үгезләрне юк иткән. Мәхмүтовлар гаиләсен туганнары, авылдашлары, авыл җитәкчелеге авыр хәлдә ташламаган. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм иткән.

    Откан дәүләт гранты да зур роль уйнаган. Аның ярдәме белән яңа мини-ферма төзи алганнар. Хәзер анда яңа тормыш кайный. Фермада шундый күп терлек асрала, диванда озак иркәләнеп ятарга туры килми, чөнки көнгә берничә тапкыр терлекләрне ашатырга, эчертергә, саварга, ә җәйге чорда кышка азык запасы булдырырга кирәк.

     – Барлыгы 30 баш мөгезле эре терлегебез бар, савым сыерлары – 10 данә. Безнең өчен бу күп түгел, аларның санын арттырасыбыз килә, – дип уртаклаша безнең белән Зилә.

    Аның белән бергә үз фермаларында ире һәм балалары эшли. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Бер көндә йөз литр сөт савып алына. Планда – яңа грантларда катнашу һәм җитештерүне киңәйтү.

    Зилә Мәхмүтова һәм яңа сөт саву аппаратлары алган башка авыл кешеләре шушы ярдәмнән канәгать калдылар. Аларның шушы агрегатны тизрәк эштә сынап карыйсылары килде. Аппаратның өзлексез эшләвен, савымның артуын һәм хуҗалыкларның чәчәк атуын телисе килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: