Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөт җитештерүдә кем «йомшак звено»?

Чистай районының кайбер хуҗалыкларын хөкүмәт дәрәҗәсендә кискен тәнкыйтьләгәннән соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә савым акрын гына булса да өскә күтәрелә башлады.

- Узган ел район хуҗалыклары 27 мең тоннадан артыграк сөт җитештерделәр, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин. - Кызганычка каршы, 2015 ел белән чагыштырганда сөт азрак җитештердек - биредә берничә сәбәп бар, шуларның иң җитдиләре - барлык терлекләрне ашату рационының балансланган булмавы һәм мөгезле эре терлек санының кимүе.
Хәзер сөт табыш алуның бердәнбер чарасы булганда, терлекләрне ашатуны дөрес оештыру югары савым һәм сыйфатлы сөт алу өчен төп шарт булып тора. Бүгенге көндәтәүлеклек тулай савым 67 тоннадан артыграк тәшкил итә, шуның 52 тоннасы сөт комбинатларына сатыла. Барлык хуҗалыклар да диярлек хәзер ай башына сөтне күбрәк җитештерә башладылар.
Бу мәсьәләдә нәтиҗәле эш мисаллары өчен ерак барырга кирәк түгел. Шулай, «Кутлушкино» фирмасында 600 баш савым сыеры асрала. Былтыр биредә 4,5 мең тонна сөт җитештергәннәр, бу район буенча гомуми күрсәткечтән 18 процент тәшкил итә. Бер елда бер сыерга савым 7,5 тонна тәшкил иткән. Хәзер хуҗалык темпларны киметми һәм бер тәүлектә 11 тоннадан артыграк сөт җитештерә, өстәвенә, аны яхшы бәядән - бер килограммы 28 сумнан сата.
Сөт җитештерүдә иң зур артым «Транс Агро» хуҗалыгында күзәтелә - өч тоннага якын. Ә бит күптән түгел генә бу хуҗалык республика, шулай ук муниципаль властьның тәнкыйть зонасында иде, аны районда сөт җитештерү буенча хәтта «йомшак звено» дип атадылар. Шулай ук «Кулон» агрофирмасына карата да дәгъвалар яңгырады, биредә шулай ук савымның кимүе күзәтелә.
- Бездә терлек азыгы буенча бернинди чикләүләр юк, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов, - узган елның җәендә куәтле азык-төлек базасы тупладык, ул ел ярымга җитәчәк. Терлекләрнең туклануы никадәр баланслы булуы һәм шул рәвешчә алардан күпме сөт алынуы хуҗалык белгечләреннән тора.
Алар үз чиратында сөт җитештерүнең кимүен сыерларның бозаулавына сылтыйлар, әмма алдынгы предприятиеләрдә яшерен резервлар табып, савымны киметмиләр. Хәзер сөт - хуҗалыкның финанс нигезе. Шулай, узган елда «Кутлушкино»да бер фураж сыеры өчен акчалата табыш - 145 мең сум, «Кулон»да - 119 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта «Акбулат»та бер сыердан акчалата табыш - 66 мең сум, «Джукетау»да аннан да азрак 47 мең сум алынган. Ә бит хуҗалыкларга казнага салым, эшчеләргә хезмәт хакы түләргә, чәчүгә минераль ашламалар сатып алырга кирәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе якын арада сөт җитештерүне арттыру максатында аграрчылар алдына берничә бурыч куйды. Тәүлеклек савымны арттыру өчен ашату рационын балансларга, ТР Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре тәкъдимнәренә колак салырга, «Транс Агро», «Джукетау», «Кулон» фирмаларында мөгезле эре терлек, шул исәптән ана терлек санын торгызырга, барлык фермаларны үрчетү буенча технологлар белән комплектларга кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында «йомшак звенолар» булырга тиеш түгел.
Олег ЗИННУРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Сөт