Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт ветераннары «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасыннан бүләк өчен көрәштеләр

17 июньдә Балалар һәм яшьләр иҗат йорты мәйданчыгында мини-футбол буенча матч узды.

«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») кубогы өчен көрәштә ике тәҗрибәле команда - «Ветераннар» һәм «Чистай хәбәрләре» көч сынашты. Уен башланыр алдыннан тантаналы сафка тезелү булды. Матчта катнашучыларны «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе - «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррире Наталья Данилова сәламләде.
– Без турнирны үткәрү күркәм гадәткә әверелүенә шатбыз. Турнирның футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә үтүе икеләтә күңелле, бу, әйтергә кирәк, мундиальда катнашучыларга безнең сәламебез, – дип билгеләп үтте Наталья Николаевна.
Матч 50 минут дәвам итте. Футболчылар ике тайм үткәрделәр. Ике команда уенчылары да әлеге спорт төрендә җитезлек, тизлек, тупны төгәл тапшыру кебек күнекмәләрне һәм команда рухын күрсәттеләр. Матч мавыктыргыч булды.
Хезмәттәшләребезгә уңыш­лар теләргә без дә, редакция хезмәткәрләре, гаиләләребез белән килдек. Ныклы көрәш нәтиҗәсендә «ветеран»нар командасы уенчылары җиңү яуладылар.
– Шәһәрдә футбол уйнаучылар шактый. Яшьләр артыннан, әлбәттә, куа алмыйбыз, әмма үзебезне һәрвакыт формада тотарга тырышабыз, даими шөгыльләнәбез, йөгерәбез, төрле турнирларда бик теләп катнашабыз. Менә бүген дә бергә җыелдык, көндәшләребез дә – лаеклы егетләр, алар белән күптәннән танышбыз, еш кына бергә уйныйбыз. Шундый матч оештыруыгыз өчен рәхмәт, вакытны күңелле, ә иң мөһиме, сәламәтлек өчен файдалы үткәрдек! – диде җиңгән команданың капитаны Сергей Морозов.
Футболчылар турнирның төп бүләгенә - «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре»)газетасының истәлек кубогына һәм сертификатка ия булдылар. Редакция хезмәткәрләре командасына шулай ук бүләк тапшырдылар. Очрашу футбол кырында истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X