Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Спорт туризмы – тормыш нормасы»

Чистайлылар «Спорт туризмы – тормыш нормасы» дигән социаль проект өчен тавыш бирә алалар. Бу проект «Син уенда!» Россия программасында катнаша һәм бөтен ил буенча һәвәскәрләр спортында амбициоз проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Вымпел» хәрби-патриотик клубының инструкторлар составы ял көннәрендә туристик сәфәрләр үткәрелә торган маршрут эшләде.  Маршрутның гомуми озынлыгы 15 километр тәшкил итә.

– Маршрут Чистайдан Татарстан Республикасының географик үзәге аша Булдырь авылына һәм «Җүкәтау» археология комплексына кадәр өч көнлек сәяхәттән гыйбарәт. Бу юлны башта «Вымпел» хәрби-патриотик клубы инструкторлары сынап карадылар, шуннан соң клубның иң әзерлекле катнашучылары үтте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, елдан-ел чистайлылар һәм шәһәр кунаклары спорт туризмын үстерү белән кызыксыналар, – дип сөйли проект авторларының берсе Юрий Ильин.

«Син уенда!» программасында җиңү бу проектны колачлау, маршрутны туристик тукталышлар белән җиһазлау, тиешле спорт кирәк-яраклары алу өчен матди ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк. Маршрут буенча шартларны яхшырту чис­тайлылар арасында спорт туризмын популярлаштырырга, төрле яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тагын да күбрәк җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

«Спорт туризмы – тормыш нормасы» дигән проект программаның финалисты булсын өчен чистай­лыларның ярдәме кирәк. Кешеләр күбрәк тавыш биргән саен, җиңүгә мөмкинлекләр дә югарырак булачак.

Тавышны сылтама буенча кереп калдырырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X