Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт-сәламәтләндерү үзәге үз ишекләрен ачты

Быел Балаларны яклау көне салкын һәм болытлы булды. Әмма бу яңа балалар учреждениесе ачу уңаеннан менә дигән бәйрәм үткәрү өчен берничек тә комачауламады.

1 июньдә Чистайда сәламәт­леген­дә тайпылышлар булган балалар өчен «Хәрәкәттә-бәрәкәт» спорт-сәламәтләндерү үзәге үз ишекләрен ачты. Ул рухани Сергий Радонежский хөрмәтенә булдырылган рухи-агарту үзәге бинасында урнашкан. Яңа балалар үзәген ачу чын мәгънәсендә озак көтелгән вакыйга булды – безнең шәһәрдә мондый учреждение моңарчы юк иде.
Ә ихтыяҗ, чыннан да, бар. Статистика буенча Чистай муниципаль районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 260лап бала яши.
– Еш кына сәламәтлек мөмкин­лекләре чикләнгән балалар тәрбия­ләүче гаиләләр үз проблемалары белән ялгыз калалар, икенче төрле әйткәндә, җәмгыятьтән читләшкән булалар. Инвалид балалар, яшьтәш­ләреннән аермалы буларак, белем бирү учреждениеләренә еш кына йөри алмыйлар. Яшьтәшләре белән аралашырга, кирәкле социаль күнекмәләрне үзләштерергә мөмкинлекләре булмыйча, аларга күп вакытны өйдә бикләнеп үткәрергә туры килә. Барлык әти-әниләрнең дә бала белән бергә тернәкләнү курсы үтәргә һәм кирәкле ярдәм алу өчен махсуслашкан үзәкләргә даими барырга мөмкинлекләре юк. Ә безнең үзәк җәмгыятькә балаларны яраклаштыру өчен эшләячәк, - диде яңа үзәкне җитәкләгән Чистай һәм Түбән Кама епархиясенең гаиләне, әниләрне һәм балаларны яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Рябова.
Нәкъ менә аның Президент грантына ия булган «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты ярдәмендә Чис­тайда спорт-сәламәтләндерү үзәге барлыкка килде. Аны ачу җылы, дустанә мохиттә узды. Игътибар үзәгендә, әлбәттә, бәйрәмгә сөенеп килгән балалар һәм аларның әти-әниләре булдылар. Ә барысы да барлык игелекле эшләрнең башлангычы булган дога кылудан башланды. Шуннан соң барысын да Чистай округы благочинные иерей Сергий Морковкин сәламләде.
– Мин барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Урамда көн болытлы булуга карамастан, биредә җылы һәм кояшлы, чөнки балалар эчкерсез елмая. Епархия исеменнән шуны әйтәсем килә: без сабыйларның ялын оештыру, аларны тернәкләндерү өчен барлык шартлар булдырырга тырышырбыз, – диде рухани.
Бу көнне җылы сүзләр, изге теләкләр бихисап яңгырады. Бәйрәм белән балаларны Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова да тәбрикләде. Бәйрәмгә чакырылучылар арасында башка кунаклар да бар иде. Малайлар һәм кызлар өчен җырлар, уеннар, әкият персонажлары, курчак спектакле белән кызыклы бәйрәм программасы һәм чәй табыны оештырылды.
– Шәһәрдә балалар өчен шундый урын барлыкка килү могҗизага тиң. Биредә сабыйларыбыз бер-берсе белән аралаша, яңа күнекмәләр үзләштерә алачаклар, моның өчен монда барлык шартлар да бар, ә иң мөһиме, алар белән белгечләр эшләячәк. Кызымны бирегә, һичшиксез, йөртәчәкмен, – дип тәэсирләре белән уртаклашты әниләрнең берсе Ирина Суркова.
Спорт-сәламәтләндерү үзә­ген­дә берничә якты, уңайлы бүлмә бар. Шуларның берсе спорт тренажерлары, барлык кирәкле спорт кирәк-яраклары белән җиһазландырыл­ган. Үзәктә балалар белән педагог-оештыручы, физкультура буенча инструкторлар, психологлар, педиатр эшләячәк. Эштә үзгә балалар өчен физик культура буенча индивидуаль дәресләр, сенсомотор коррекция, «Комда лабиринт», психолог киңәшләре һәм балалар, олылар өчен психотерапия кулланылачак. Үзәкне оештыручылар балаларга һәм әти-әниләргә биредә барысы да ошарга тиеш диләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X