Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль проектлар өчен грант ярдәме

ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы видеобрифинг "РИТЭК" ААҖнең хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланды.

Әлеге структурага егерме ел тула, ун ел инде социаль әһәмияттәге проектларга грант ярдәме алып барыла. Грант алуга конкурс безнең республикада да уза. Шуларның берсе пенсия яшендәге кешеләрне компьютер грамоталыгына өйрәтү кысаларында тормышка ашырыла. Социаль-мәдәни проектлар иганәчеләрдә киң яклау таба.
ТРда агымдагы ел тарихи мәдәни мирас, ә РФ да Россия тарихы елы билгесе астында уза. Әлеге юнәлешләр, булачак Универсиада кебек үк грант алуга конкурсларда өстенлекле сыйфат буларак карала. Игътибар озак сроклы социаль проектларга, яшьләрнең волонтер хәрәкәтендә дә биреләчәк.
Безнең муниципаль район да "РИТЭК" ААҖ уздыра торган конкурсларда катнашты һәм грант ярдәме алды. Болар - мәдәният учреждениеләре, "Җылы өй" социаль учреждениесе, "Салават күпере" балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү үзәге. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев видеобрифингта катнашты һәм конкурсларда катнашуга, социаль, иҗтимагый әһәмияте булган проектлар эшләүдә активрак катнашырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев