Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль хезмәтләр җыелмасы: 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 октябрьгә кадәр федераль ташламалардан файдаланучылар социаль хезмәтләрне натураль рәвештә яки акчалата сайларга тиешләр дип искәртә.

Социаль хезмәтләр җыел масы үз эченә дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын, төп авыруларны кисәтү өчен санатор-курорт дәвалануга юлламаларны, шәһәр яны тимер юл транспортында дәвалану урынына бушлай баруны һәм кире кайтуны ала.

Ташламага ия булучыларның күпчелеге әлеге хезмәтләрдән файдаланмаячакмын дип уйлап, агымдагы елның 1 фев раленнән 1211,66 сум тәшкил иткән акчалата эквивалентка өстенлек бирәләр. Әмма чынлыкта барысы да гади генә түгел икән.

Социаль хезмәтләр җыел масыннан баш тартучыларның тотрыклы саны борчымыйча кала алмый.

– Социаль хезмәтләр җыел масыннан баш тартучылар саны 2020 ел дәрәҗәсендә калды. Узган ел ташламаларга хокукы булган 9400 гражданның 6162се (65,55 процент) социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартты. Быел 9099 кешенең 5905е акчалата эквивалентка өстенлек бирде (64,90 процент), – дип билгеләп үтте ТР буенча Пенсия фондының Чистай районындагы бүлегенең клиент хезмәте җитәкчесе Надежда Сергеева.

Белгечләр җыелмадан баш тарту турында карар кабул иткәнче, яхшы уйларга киңәш итәләр. Акчаны сайлаганда, ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукы юкка чыга. Еш кына баш тарту турында карар кабул иткәндә, ташламалардан файдаланучыларның күпчелеге кирәкле дарулар урынына акча алырга мәҗбүр булуларына үкенә.

Тормышта төрле хәлләр була, теләсә кайсы вакытта авыру килеп чыгарга һәм аны дәваларга акча табылмаска мөмкин. Кагыйдә буларак, дәвалануга кирәк булган сумма дистәләгән һәм йөзләгән мең, хәтта миллион сумнар белән исәпләнә.

Социаль хезмәтләр җыел масының акчалата эквивалентын алучы ташламалардан файдаланучылар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә, Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылу буенча яки Россия пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Сайланган вариант белән бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

 

Белешмә

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль ташламалардан файдаланучыларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 148 меңгә якын кеше дәүләттән социаль ярдәм ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев