Чистай-информ
  • Рус Тат
  • “Социаль катлар” җинаять - башкару системасын үтәкүренмәлегә әйләндерә

    Узган елның октябрендә РФ Хөкүмәте боерыгы белән 2020 елга кадәр Россиянең җинаять-башкару системасын үстерү концепциясе расланды. Ул җинаять-башкару системасын камилләштерүнең төп юнәлешләрен, алымнарын, аның дәүләт органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара элемтәсен карый.

    Хөкем ителгәннәрнең законны үтәүгә гадел һәм нәтиҗәле стимулларын булдыру каралган, аларны нәкъ менә "социаль катлар" дип атыйлар. Кыскача яңа система төзәтү учреждениесе төрендә җәза шартларын үзгәртү механизмын, җәзаның үтәлмәгән өлешен җиңелрәк җәза төренә алмаштыруны, шартлы рәвештә алдан азат итү механизмын яңартуны тәкъдим итә. Системаны куллануның үтәкүренмәлелеге иң әһәмиятле бурычларның берсе һәм дәүләт власте органнары, җәмәгать оешмаларыннан башка гына моны эшләве катлаулы. Шуңа да хөкем ителгәннәрнең тәртибен бәяләү һәм җәзаны үтәү шартларын билгеләү буенча төзәтү учреждениеләре комиссиясе составына муниципаль берәмлекләр органнары, җәмәгать оешмалары, дини берләшмәләр вәкилләре кертелгән.
    Чистайда комиссиянең шундый беренче утырышы 5 нче СИЗОда узды. Бирегә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Д. Иванов, халык мәшгульлеге үзәгенең бүлек начальнигы Ф. Хәйретдинова, Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм Василий Атакай чакырылган иделәр. Утырышны тикшерү изоляторы начальнигы О. Нестеров алып барды. Тикшерү изоляторында күпчелек тикшерү астында булганнар тотыла, әмма хуҗалык хезмәте күрсәтүчеләр сыйфатында эшләүче хөкем ителгәннәр дә бар. Комиссия әгъзалары хөкем ителүчеләрне яклауның ике төрен карадылар: шартлы рәвештә алдан азат итү һәм җәзаны үтәү шартларын йомшарту (җиңел эшкә күчерү, рөхсәт ителгән посылкалар, очрашулар санын арттыру). Комиссия әгъзалары хөкем ителгәннәргә сораулар бирделәр һәм аларга төгәл җаваплар алдылар. Барысының да төп проблемасы булып азат ителгәннән соң эшкә урнашу тора. Шуңа да комиссия әгъзаларын азат ителгәннән соң кая баралар дигән сорау кызыксындырды. Комиссиядә ике хөкем ителүчедән кергән шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турындагы гариза һәм җәзаны үтәү шартларын җиңеләйтү турындагы биш эш каралды.
    Беренче хөкем ителүчене кертәләр - ул "Йолдыз" сов­хозында эшләгән, 2,5 елга хөкем ителгән, төзәлү юлына баскан. Комиссия әгъзалары хөкем ителүченең шәхси эшен карадылар һәм тавыш бирү нәтиҗәсендә аның шартлы рәвештә алдан азат итүгә хокукы бар дигән карар кабул иттеләр. Комиссия утырышында шулай ук биш хөкем ителүченең җәзаны үтәү шартларын җиңеләйтү турындагы эшләре каралды, нәтиҗәдә, барысы да уңай хәл ителде.
    Утырыш азагында Д. Иванов утырышка әзерләнгән хәлдә килү өчен комиссиянең һәр әгъзасына хөкем ителүчеләр буенча эшне алдан карау турында теләк белдерде. Беренче утырыш "социаль катлар" системасының үтәкүренүчәнлеккә ирешүен күрсәтте, киләчәктә дә мондый чаралар кирәк булганда үткәреләчәк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: