Сөт сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә
Сөт һәм сөтле продуктлар югары азык кыйммәтле туклану продуктларына керә.
Сөттә 90 компонент, шулар исәбеннән 20 балансланган аминокислоталар, 20 майлы кислота, 25 төрле минераль матдәләр һәм 12 төрле витаминнар һәм алыштыргысыз нутриентлар бар. Моңардан тыш, туклану вакытында сөт һәм сөтле продуктлар тере аксымның — алыштыргысыз аминокислоталарның чыганаклары булып торалар.
Кибет киштәләрендә сөтнең төрле төрләрен күрергә мөмкин.
–Аертылмаган сөт — табигый сөт, бәлки ул завод шартларында җитештерелгәндер, аны гадәти сөт итеп эшкәртәләр, — дип ачыклык кертте ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Гөлнара Төхвәтуллина. — Әле ясалма сөт тә бар, аны коры сөттән ясыйлар, әмма туклыклы матдәләрнең күбесе анда юк инде.
Кибет киштәләрендә сөт сайлаганда, сатып алучылар аның майлылыгына игътибар итә. Ул 0,5тан 6 процентка кадәр булырга мөмкин. Белгеч-эксперт билгеләп үткәнчә, сөттә ГОСТ таләпләре буенча аксым дәрәҗәсе 3 проценттан да ким булырга тиеш түгел, шулай булганда ничек итеп ТУ яисә СТО буенча аксымнар саны бары 2,8 процент кына булырга мөмкин? Майсызландырылган сөттә шул ук файдалы матдәләр һәм минераллар бар, әмма май эретүче витаминнар (А һәм Д) анда юк.
— Сәүдә предприятиеләрендә мәҗбүри рәвештә сатып алучы күрә ала торган җирдә продукт составында сөт маен алыштыручыларның булуы яисә булмавы күрсәтелә. Сөт маен алыштыручы кулланылып җитештерелгән продукциянең исеме (50 проценттан артык булмаган күләмдә алыштыру белән) «Сөт маен алыштыргыч белән сөтле продукт» дигән сүзләрдән башланырга тиеш. Кулланучыларның төрү кәгазендә продуктта үсемлек майлары булуы турында мәгълүмат күрсәтелә. Продукциядә БЗМЖ (сөт майларын алыштыргычтан башка) маркировкасы булу — аның составында бернинди дә алыштыргыч матдәләрнең кулланылмавы хакында сөйли, — дип ассызыклады Гөлнара Ильяс кызы.
Белгеч-эксперт сөт ризыклары сатып алганда нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәклеге турында берничә тәкъдим кертте.
Товарның тышкы кыяфәте — сөт продукциясе төргәге кабартылган, зарарланган яисә ачылган булырга тиеш түгел;
Сөт продуктларының җитештерүче куйган саклану шартлары (сәүдә предриятиеләрендә температура режимы тиешле этикеткада күрсәтелә) һәм продукциянең яраклы вакыты;
Төргәктә күрсәтелгән мәгълүматка, сөт продуктларының составына аерым игътибар юнәлтегез. Анда сөтнең майлылыгын күтәрү өчен кулланылучы үсемлектән ясалган майлар һәм сөтле булмаган майлар булырга тиеш түгел.
Сөт продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар булуы.
Маркировканың булуы һәм бөтенлеге, шул исәптән «Гадел билге» мониторингында мәгълүмати системада продукциянең идентификация чараларының булуы;
— Сөт һәм сөт продуктлары тиз бозыла торган продукциягә керәләр һәм төрле авыру тудыручылар өчен уңайлы җирлек тудыралар. Шуңа күрә сөтне кайнатырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, сыйфатсыз сөтне куллану кискен эчәк инфекциясе авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Сөт продукциясен сайлаганда өстә атап үтелгән кагыйдәләрне истә тоту үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә кагылышлы аянычлы нәрсәләрдән сакларга мөмкин, — диде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлек белгеч-эксперты.
Кызыклы!
Сөтне һәм сөтле продуктларны куллану нормасы зур кеше өчен гомумән алганда 500 граммнан артмаска тиеш. 4тән 7 яшькә кадәрле балалар өчен норма — 350 грамм, ә 7 яшьтән 9яшькә кадәрле балалар өчен норма — 400 грамм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев