Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сораштыру: азык-төлек һәм даруларны өйгә китертүдән файдаланасызмы?

Эпидемия вакытында пенсионерлар риск зонасында калдылар, аларга өйдән чыгарга ярамый.

Аларның һәрберсенең дә туганнары янәшәдә яшәми, ә азык- төлек, дарулар һәрвакыт кирәк. Без өлкән яшьтәге кешеләрнең ярдәм сорап волонтерларга мөрәҗәгать итә алулары турында язган идек. Өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашканнан соң, аларның мондый ярдәмгә ничек караулары һәм алардан ничек файдаланулары турында белдек.

 Әнвәр Гобәйдуллин:

 – Кирәккән вакытта мин үзем азык-төлек алырга чыгам. Дөресен генә әйткәндә, өйдә утырырга бик авыр, чөнки гомер буе аяк өстендә йөрергә өйрәнгәнмен. Карантин вакытына минем өйдә бөтен нәрсәләрем бар, ахыр чиктә балалардан ипи белән сөт алып кайтуларын үтенәм. Волонтерлар булуы бик әйбәт, танышларымны алар ярдәменнән файдаланырга өндим.

 Вера Симонова:

 – Илдә мондый хәл булуы шомландыра. Хәзер безнең бурыч – үз сәламәтлегебез турында кайгырту. Газетада яшьләрнең пенсионерларга азык-төлек, дарулар сатып алырга ярдәм итүләре турында укыдым. Балалар башка шәһәрдә яши. Әгәр берәр нәрсә кирәксә, һичшиксез, мөрә җәгать итәчәкмен. Ә болай карабодай, макароннарны бер атнага гына түгел, бер айга җитәрлек итеп алдым!

 Юрий Заднев:

 – Мин карантин кагыйдә ләрен үтим һәм үтия чәк  мен. Бу уен эш түгел. Куркынычсызлык тәэмин итү барыннан да өстен. Пенсионерларга мондый мөнәсәбәт булу бик әйбәт анысы. Миңа хәзер ипидән башка берни дә кирәкми. Бер ипи алырга кеше җибәрү уңайсыз. Әгәр дә дарулар кирәк булса, һичшиксез, аларга мөрәҗәгать итәчәкмен.

 Нина Книгина:

 – Минем шалтыратудан соң волонтерлар ярты сәгать тән соң килделәр. Аларга бик зур рәхмәт. Автобуста бару куркыныч, җәяү барырга сәламәтлегем әйбәт түгел. Алар миңа көнкүреш кирәк- яраклары, дару, азрак азык- төлек китерделәр. Шуның өстенә коммуналь хезмәтләр өчен түләделәр. Борчылып тордым, алар да авырап китәргә мөмкин бит. Кибетләрдә йөргәндә өл кәннәргә генә түгел, яшьләргә дә нык сакланырга кирәк дип уйлыйм.

 Сания Ибраһимова:

 – Мин авылда яшим. Волонтерлар турында ишеткәч, шатланып куйдым. Әмма безнең гаиләдә азык-төлекнең алдан хәстәрен күрү гадәте бар. Яшелчәләрдән әзерләнгән ризыкларны теләсә нинди төрдә ел әйләнәсе ашыйбыз. Бездә почтальоннар һәрвакыт эшләп торалар, газета-журналларны өйләргә тараталар. Әгәр әйбер кирәк булса, аларга мөрәҗәгать итәчәкмен, кирәк әйбернең барысын да китерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X