Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солдат тормышы чыныктыра

Чистайда яшәүче Лев Максимовның солдат хезмәте турында аның әнисе сөйләде.

Әле күптән түгел генә, көзге чакырылыш вакытында, без яшь егетләрне армиягә озаткан идек. Алар хөрмәтенә әти-әниләреннән, якыннарыннан һәм дусларыннан котлау сүзләре яңгырады. Ә бүген бу егетләр – чын солдатлар, алар үз режимы, тәртибе һәм дисциплинасы булган армия тормышының нәрсә икәнен хәзер үз җилкәләрендә татыйлар.

Без хәзерге вакытта Наро-Фоминскида, Ю.В. Анд ропов исемендәге 4нче гвардия танк Кантемиров дивизиясендә ашыгыч хез мәт үтүче якташыбыз Лев Максимов турында сөйләргә телибез. Кораллы Көчләр сафына ул узган елның октябрендә китә. Рядовой Максимовның ватаныннан еракта ничек хезмәт итүе турында без әнисе Ольга Владимировнадан сорадык, ул даими рәвештә улы белән телефоннан сөйләшә.

– Лев һәрвакыт хезмәт итәчәге хакында әйтә иде. Шуңа да, вакыт җитүгә, уйлап та тормыйча, хәрби комиссариатка барды. Армиягә институтны тәмамлаганнан соң китте. Беренче ике айда аңа, әлбәттә, авыр булды: яңа режим, физик йөкләмәләр... Әмма хәзер барысы да әйбәт. Левка хезмәт итү ошый, ул анда яңа дуслар тапкан, күнекмәләр үзләштергән, тормышка башкача карарга, әти-әнине тагын да күбрәк кадерләргә өйрәнгән. Баланың барысы да әйбәт булганда, ана йөрәге дә тыныч, – ди Ольга Максимова.

Аның сүзләренә караганда, Лев армиядә хезмәт итүе белән горурлана. Ул солдат хезмәте холыкны чы ныктыра, кешене кыю, чы дам, мөстәкыйль итә, ди. Солдатның әнисе сөйлә венчә, улы һәрвакыт үз Ватанының патриоты булган.

– Мәктәп елларыннан башлап, ул «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отрядында катнашты. Аның составында еш кына казу эшләренә чыгып, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларның җәсәдләрен күтәрә иде. Ватанпәрвәрлек рухы анда һәрвакыт булды һәм шулай булып кала да, – ди солдатның әнисе.

Ул шулай ук Левның мәк тәптә дә, институтта да активист булуы турында сөйләде. Улы төрле мәдәни чараларда катнашкан, шаян нар һәм тапкырлар клубы командаларының капитаны булган. Бу сыйфатларын ул хезмәттә дә яхшы күрсәтә.

– Левка армиядә көннәр нең ничек үтүе ошый. Хезмәт иткән вакытта да ул актив җәмәгать эшчәнлеге өчен буш вакыт таба: «Кантемировец» җыр-инструменталь төркемендә катнаша. Хезмәт тәшләре белән бергә җырлар җырлыйлар, хәрби частьтә генә түгел, аннан читтә дә чыгыш ясыйлар. Шулай ук аларның үз шаяннар һәм тапкырлар командасы бар, – дип сөйли Ольга Владимировна.

Хәзер Лев Максимов ип тәш ләре белән бергә 9 Май көнне булачак җирле парадка әзерләнә. Анда Кантемиров дивизиясенең төрле бүлекчәләреннән солдатлар катнашачак.

Без Левка, шулай ук башка солдатларга яхшы хезмәт итүләрен телибез. Янәшәдә һәрвакыт ышанычлы дуслары һәм командирлары булсын.

 

Исегезгә төшерәбез

Хәзерге вакытта илдә язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итә. Ул 1 апрельдә старт алды һәм 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы өч ярым ай эчендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләр сафын Чистайның дистәләгән егете тулыландырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев