Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сокланырлык гомерләр

Әти-әни - гаиләнең тоткасы, балалар - гаиләнең көзгесе.

Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылыкта шулкадәр яктырак була.

Минем бу язмам бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенең кадерен белеп яшәүче, намуслы хезмәтләре белән танылган, уңган-булган балалар тәрбияләгән – үрнәк Сабировлар гаиләсе турында.

Шушы көннәрдә бөтен гомерен намуслы хезмәткә багышлаган «Хезмәт ветераны», «Тыл ветераны» Минһаҗ абыйга 90 яшь! Озакламый Гайшә апага 85 яшь тула. Бергә гаилә коруларына 65 ел булган. Сирәк очрый торган һәм бик күңелле вакыйга. Сокланырлык гомерләр. Сөбханалла!

1930 елның 2 октябрендә Гайфетдин бабай белән Зәйтүнә әбиләрнең 4 балалы гаиләсендә беренче мәхәббәт җимеше булып Минһаҗ абый дөньяга аваз сала. Туган җанлы Минһаҗ абый ике энесенә, бер сеңлесенә яраткан абыйлары булып яши. Фәягөл, Хөсәен һәм Илдус абыйлар бер-берсен кайгыртып, ярдәмләшеп яшиләр. Минһаҗ абый сугыш чоры баласы. Беренче бала булгач, бөтен авырлык аңа эләккән. Кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп, авыр сугыш елларында зурлар белән беррәттән үзенең өлешен керткән. Ачлыгын-ялангачлыгын да күргән. Ул елларда яшүсмер генә булса да, нинди генә эшләр башкарырга туры килми аңа.

Тәртипле, сабыр холыклы Минһаҗ абый, үз авылыбызның чибәр, эшкә уңган Гайшә апаны үзенә тормыш иптәше итеп сайлый. Алар 1955 елда өйләнешәләр. Ул чорларда әле тормыш авыр була. Әмма яшьләр тыныч тормышта ничек тә көн итеп булыр дип хыялланып, берсе артыннан берсе дүрт сабыйга, дүрт егеткә: Ислам, Илһам, Илсур һәм Илнурга гомер бүләк итәләр. Егетләр дүртесе дә бик тәртипле, акыллы булып үсәләр, мәктәпне тәмамлагач, төрле шәһәрләргә китеп эшкә урнашалар, гаилә коралар. Тормыш юлларында югалмыйча, белем алып үз урыннарын таптылар.

Минһаҗ абый белән Гайшә апаның горурланырлык лачын кебек уллары, Сабировларның нәселен дәвам итүче сигез онык, әби-бабайны сөендереп унике оныкчыклары үсеп килә. Алар балаларының игътибарын, кайгыртуын, ярдәмнәрен тоеп яшиләр. Ата-ана өчен моннан да зуррак бәхет юк.

Ни кызганыч, бала хәсрәтен дә күрергә туры килә аларга. Төпчек уллары Илнур яшьли фаҗигале төстә гаиләсен һәм ике улын калдырып китеп бара. Әмма алар сынауларга бирешми, ачы хәсрәтне эчкә йотып, алга карап, башка балаларының шатлыкларына сөенеп яшәүләрен дәвам итәләр.

Алар бөтен гомерләрен туган колхозларына багышлыйлар. Ару-талуны белмичә туган авылыбызга хезмәт куялар. Минһаҗ абый атлар карый, дуңгызлар, сыерлар фермасында, Гайшә апа колхозның төрле эшләрендә, басуда, ындырда, яшелчә үстерүдә эшлиләр. Икесе дә тырыш хезмәтләре өчен медаль, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр.

Балалары да бик игътибарлылар, олыгайган көннәрендә әти-әниләренә авыр булыр диеп Алабугада яшәүче улы Илһам, килене Илфира әти- әниләрен карарга кайттылар. Бүгенге көндә бик матур, тигез гомер итәләр. Сөбханалла дияргә онытмыйк! Кулларыннан килгәнчә йорт тирәсендә эшләп йөриләр.

Икесе дә дин юлында, биш вакыт намазларын, уразаларын калдырмыйлар. Минһаҗ абый авылның бер ягыннан икенче ягына җомга намазларына да йөри. Әлһәмдүллиләһ!

Оныкчыклары белән дә вакытларын бик рәхәтләнеп үткәрәләр.

– 90 яшь гомер кай арада узып киткәндер, сизми дә калдым, Пәйгәмбәребез (с.г.в.) әйткәнчә: «Бер ишектән кереп, икенчесеннән чыккан кебек кенә булдым», – диеп шаярта. Йөрәк гел 18 яшьтә кебек, – ди Минһаҗ абый.

Мин аларга карап сокланам, алар гел шат күңелле, оптимист кешеләр. Булганына канәгать булып, әйләнә-тирәдәгеләргә игелек кылып, шөкерана кылып яшиләр.

Сикәлтәле, гыйбрәтле тормыш юлын үткән, гасырга якын гомер кичергән олы җанлы авылдашларыбыз Минһаҗ абый белән Гайшә апага иң изге теләкләребезне юллыйсыбыз килә. Сезгә бер-берегезгә терәк булып, Ходай биргән гомерегезне саулык-сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән тигезлектә, балалар хәсрәте күрмичә, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның кадер -хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын.

Ходай биргән олы бүләк бит ул-

Тигезлектә гомер итүләр.

Язмыш салган урау юллардан

Иңне-иңгә терәп үтүләр.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

 

Матур парлар булып яшәгез.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез!

Гөлсем Билалова,

Татар Баганалысы авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев