Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Соңгы юл булмасын өчен

    Яңа елның беренче көнендә үк Чистай - Түбән Кама автотрассасында юл-транспорт вакыйгасы була, шуның нәтиҗәсендә 16 яшьлек кыз һәлак була. Күңелсез статистика башлана.

    Чит ил машинасын йөртүче имин тизлек сайламый һәм каршы юл хәрәкәте полосасына чыга. Аннан соң сул якка кюветка төшә һәм әйләнеп каплана. Бу машина йөртүченең бер кызының үлеменә китерә. Ул арткы урында сул якта утырган һәм иминлек каешын эләктермәгән була. Калган гаилә әгъзалары зыян күрми. Коточкыч фаҗига нәтиҗәсендә аларның иң кадерлеләре, якын кешеләре вафат була. Юлга чыкканда берәү дә аның белән коточкыч хәл булыр дип уйламый, әмма билгеләнгән кагыйдәләрне үтәп, мондый бәхетсезлекне булдырмый калырга да була бит. Ни өчендер безнең күбебез минем белән бернәрсә дә булмаячак, бары юл-патруль хезмәте инспекторы гына кагыйдә бозуны күрмәсен, барысы да яхшы булачак дип уйлый. Кызганыч, әмма һәрвакытта да шулай булмый шул. Иминлек каешларыннан, автокреслолардан файдалану аварияләргә ясалган анализдан күренгәнчә, алгы креслога, алгы яктагы пыя­лага бәрелү нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәтләре алу (шул исәптән үлем очрак­лары да), автомашина салоныннан очып чыгу (1 гыйнварда булган юл-транспорт вакыйгасындагы кебек) куркынычын киметә.
    -Еш кына үз-үзеңә артык ышану кире кайтарып булмас хәлләргә китерергә мөмкин. Иминлек каешларын эләктерергә, хәтта сез якын арага гына, таныш юлдан барсагыз да, балалар креслосыннан файдаланырга кирәк. Кешеләр һәлак була торган бәхетсезлек очракларының 70 проценты юл башыннан алып 25 километр радиус эчендә була,- дип сөйли ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Заиконников.- Бу таләп шуның белән дә нигезләнгән, сәгатенә 50 километр тизлек белән барганда кинәт туктаган вакытта пассажирның авырлыгы якынча 30 тапкырга арта. Әгәр кулыгызда бала булса, аны тотып калып булмый. Нәтиҗәдә, бала тән җәрәхәте алырга яки сезнең гәүдәгез астында калырга мөмкин.
    Кызганычка каршы, исерек машина йөртүчеләр гаебе белән дә юл-транспорт вакыйгалары саны арта, бу проблемаларның берсе. Узган ел алар гаебе белән ике кеше үлде, 31 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Спиртлы эчемлекләр кулланып, транспорт чарасы белән идарә итүче үз сәламәтлеген, тормышын гына куркыныч астына куеп калмый, ә еш кына салонда утыручы туганнарының, якыннарының да тормышын куркыныч астына куя.
    12 гыйнварда кичке 8 сәгатьтә урта яшьләрдәге ир-ат ВАЗ-211340 автомашинасы руле артына исерек хәлдә утыра (шуның өстенә идарә итү таныклыгы да булмый), нәтиҗәдә, кагыйдә бозып, Энгельс урамы буйлап каршы як полосасыннан килүче автомобиль белән бәрелешә. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә ул үзе зыян күрә, аңа кылган гамәле өчен җавап бирергә туры киләчәк.
    Шул ук көнне кичке 11дә Чистай-Четырче автоюлында да юл-транспорт вакыйгасы була. ВАЗ-21150 автомашинасын йөртүче транспорт чарасы хәрәкәтенә даими контроль мөмкинлеге тәэмин итүче тиешле тизлекне сайламый. Нәтиҗәдә, каршы юнәлештә кюветка төшә, аның хатасы аркасында пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала.
    Берничә көн алдан Ибраһимов һәм Кулясов урамнары чатында чит ил машинасын йөртүче, икенчел дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт итеп төп юлдан баручы машинага өстенлек бирми (аның пассажиры тән җәрәхәтләре ала). Шуннан соң чит ил машинасы юл чатында торучы транспорт чарасына бәрелә.
    Ни өчендер кайберәүләр руль артына утырып, үзләрен бик оста йөртүчеләр, алар теләсә кайсы хәлдән дә чыга алалар дип саныйлар. Тизлек режимын арттыру, юл, һава шартларына игътибар итмәү, узу чиратын уздыру - болар машина йөртүчеләр ягыннан кылына торган төп бозулар. Алар быел кылынган юл-транспорт вакыйгаларының сәбәпләре булып торалар. Ике атна эчендә генә дә фаҗигаләр нәтиҗәсендә юл хәрәкәтендә катнашучы 12 кеше зыян күрде, 1 кешенең гомере өзелде. Күпме кеше кайгы кичерде?! Юл кагыйдәләрен бозу кайтарып булмаслык күңелсезлекләргә китерә. Юл, көчле хәрәкәт белән куркыныч уеннар уйнарга ярамый. Билгеле, күп вакытлар берни дә булмаска мөмкин. Әмма чираттагы адым сезнең һәм якыннарыгыз өчен соңгысы булмас дип кем гарантия бирә ала?! Иминлегебез барыннан да элек үзебезгә, юлларда үзебезне ничек тотуга бәйле.
    Узган ел шәһәр һәм район юлларында 175 юл-транспорт вакыйгасы булды, шуның нәтиҗәсендә 15 кеше һәлак булды, 264 кеше төрле җәрәхәтләр алды. 2011 ел белән чагыштырганда зыян күрүчеләр белән аварияләр саны арткан. Балалар юл-транспорт җәрәхәтләнүе арту да күзәтелә. 24 бала төрле дәрәҗәдәге яралар (15) ала, икесе һәлак булалар (1). Энгельс, К. Маркс урамнары һәм Казан-Оренбург, Чистай-Түбән Кама автотрассасы иң авариялеләр булып калалар. Күпчелек юл-транспорт вакыйгасы шәхси транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән була. Юл-транспорт вакыйгалары төрләре арасында бәрелешү, әйләнеп каплану, җәяүлеләрне бәрдерү өстенлек итә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: