Россиядә балаларның һәм яшүсмерләрнең тәмәке тарту проблемасы кискен тора. Чистай да әлеге проблемадан читтә тормый. Балалар 5-6нчы сыйныфларда тәмәке тарта башлыйлар һәм аның нәтиҗәләре турында уйланмыйлар.
Яшь тәмәке тартучылар белән вәзгыять турында җентеклерәк балалар поликлиникасының табиб-наркологы Дамирә Хөснетдинова сөйләде.
- Ничә яшьтәге балалар зарарлы гадәтләр белән ешрак мавыгалар?
- Тәмәке тартучыларның төп өлеше 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге өлкән сыйныф укучылары. Һәм балалар төрле гаиләләрдән.
- Үсмер чакта ук тәмәке тарта башлау нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
- Беренчедән, яшүсмер вакытта көн саен тәмәке тартучылар, гадәттә, гомер буе тарталар. Икенчедән, тәмәке тарту йөрәк-кан тамырлары, үпкә авырулары, яман шеш һәм башка хроник авырулар барлыкка килү куркынычын арттыра. Шулай ук яшь тәмәке тартучылар ютәл, тын кысылу, сулыш алу юллары дисфункциясе һәм башка респиратор билгеләрдән иза чигәләр. Тәмәке тарту гомер озынлыгына тискәре йогынты ясый, 15 яшьтә тәмәке тарта башлаганнарның гомер озынлыгы 8 яшькә кыскарачак.
- Нинди сәбәпләр яшүсмерләрне шушы яшьтә тәмәке тартырга этәрәләр?
- Яшүсмерләр берничә сәбәптән тәмәке тарта башлыйлар. Еш кына өлкәнрәк иптәшләренә охшарга тырышу шушы адымга этәрергә мөмкин. Әти-әни үрнәге дә мөһим. Шуңа күрә өлкәннәргә үз гамәлләренә, бигрәк тә зарарлы гадәтләренә, игътибарлырак булырга кирәк. Тагын бер сәбәп - мөстәкыйль, бәйсез, тәмәке тартучы компаниядә «башкалар кебек» булу теләге.
- Яшьтән үк тәмәке тарту тагын нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
- Наркотик сыйфатларына ия никотин ияләшү, бәйлелек барлыкка китерә. Ул организмга тәмәке төтене белән бергә үтеп керә, аның составында ярсыткыч, шул исәптән яман шеш күзәнәкләренең үсешенә этәрүче, канцероген матдәләр бар, углекислый газ (9,5процент) һәм углерод оксиды (5 процент) күп.
Никотин нерв агуы булып тора. Яшүсмер чакта тәмәке тарту үзәк нерв системасына һәм баш миенә зыян китерә. Нерв системасында тайпылышлар эшкә сәләтнең кимүендә, куллар калтырануында, хәтер начарлануда чагылыш таба. Тәмәке тарту ятлау тизлеген һәм хәтер күләмен, күрү сәләтен киметә, ишетү сәләте дә начарлана. Никотин күз эчендәге басымны күтәрә.
Тәмәке тарту йөрәк мускулының вакытыннан алда таушалуына китерә. Тәмәке тарту бигрәк тә ир-атларда күзәтелүче эндоартритка китерүче аяктагы кан тамырлары кысылуының төп сәбәбе булырга мөмкин. Бу авыру гангренага һәм нәтиҗәдә аякларны кисеп алуга китерә.
Еш кына тәмәке тарту хроник бронхитка һәм үпкә авыруларына китерә. Тәмәке тартучы яшүсмерләрнең саны арту белән үпкә яман шеше авыруы да яшәрде. Шушы авыруның башлангыч билгеләре - коры ютәл. Туберкулез барлыкка килүдә дә тәмәке тартуның роле зур. Шулай, аннан җәфа чигүче 100 кешенең 95е авыру башланган чорда тәмәке тартканнар.
- Ә спортчыларга тәмәке тарту ничек тәэсир итә?
- Спорт белән шөгыльләнүче яшьләр тәмәке тарту кешенең төп органнарына зыян китерүе, спортта югары нәтиҗәләргә ирешергә комачаулавы турында һәрвакыт истә тотарга тиешләр. Физик көчәнеш нәтиҗәсендә кислород җитми һәм тәмәке тартучы спортчының тыны кысыла башлый һәм ул үз мөмкинлекләрен ачып бетерә алмый.
Кызганычка каршы, яшүсмерләр тәмәке тартуның тискәре йогынтысын тиешенчә аңлап бетермиләр.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев