Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Сәләт” форумында булдык

    Шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем алучы егерме укучы Билярдән ерак булмаган "Сәләт" республика палаткалы лагерь базасында узган яшьләр форумында катнаштылар.

    Бу хокук муниципаль һәм республика фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булганнарга, иң яхшы спортчыларга, иҗади сәләтле балаларга бирелде. Һәрбер төркемгә ачык төстәге футболка һәм бейсболка бирделәр. Форумга бөтен Татарстаннан аларның яшьтәшләре җыелды. Алар белән очрашуга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгы белән иркен арлашу, "Сәләт" форумы программасы кебек үк, делегатларда яхшы хәтирәләр калдырды. Аңа төрле спорт ярышлары, халык уеннары кергән иде, егетләр һәм кызлар радио идарәле самолетларның очуын күзәттеләр. Үзләренең чишмәләренә төштеләр, бәхеткә, ул якында гына, шифалы су эчтеләр. Үзеңнең теләкләреңне махсус стендта язу мөмкинлеге бар иде.Кайбер егетләр һәм кызлар "Сәләт" палаткалы лагеренда икенче сменада ял итәргә теләүләрен белдерделәр, бу лагерь Татарстан яшьүсмерләре арасында һәрвакыт почетта. Монда кызыклы ял итү һәм романтика белән ләззәтләнеп кенә калырга түгел, ә үзеңдә оештыручы, лидерларга хас сыйфатларны үстереп һәм яңа дуслар табып була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: