Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтләндерү лагере балаларда бары уңай тәэсирләр генә калдырырга тиеш

Күпчелек балаларның җәйге каникуллары сәламәтләндерү лагерьларында үтә.

Һәм бу дөрес тә: матур вакыйгалар һәм танышлыклар белән тулы менә дигән оешкан ял, квалификацияле педагоглар, сәламәт туклану, спорт, режим... Күпчелек әтиләр һәм әниләр үз баласын сәламәтләндерү лагерена җибәрергә планлаштыралар, әмма иң элек аның турында мәгълүмат җыярга кирәк. Балалары шушы лагерьда элегрәк ял иткән әти-әниләрдән аның турында кызыксыну, урынга барып шәхсән карап кайту артык булмас. Педагоглар составы, медицина персоналы, балаларның яшәү шартлары, туклану сыйфаты турында мөмкин кадәр күбрәк белерү мөһим.
Иминлек турында да онытырга ярамый. Бу турыда безгә балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение начальнигы, полиция подполковнигы Ландыш Әхмәрова сөйләде:
- Сәфәр алдыннан балаларыгызга үз әй­бер­ләренә сакчыл карарга кирәклеген аңлатыгыз. Яңа коллективта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен: яшьтәшләре алдында кыйммәтле кәрәзле телефоннарны, планшет компьютерларын күрсәтмәскә кирәклеген исләренә төшерергә кирәк. Иң яхшысы кыйммәтле гаджетларны өйдә калдыру, ә әти-әниләр белән аралашу өчен кыйммәт булмаган кәрәзле телефоннар белән чикләнү.
Сезнең балагыз ял иткән сәламәтләндерү яки ял итү учреждениесе территориясендә хокук бозу очраклары билгеле булса, анда балигъ булмаганнарның хокуклары һәм иреге чикләнә дип санасагыз, кичекмәстән эчке эшләр органына мөрәҗәгать итегез. Балага карата нинди дә булса хокукка каршы гамәлләр кылынса - шәхси әйберләрен урласалар, суксалар, рәнҗетсәләр - аңа бу турыда әйдаманга, тәрбиячегә яки лагерь җитәкчелегенә хәбәр итәргә, шулай ук әти-әнисенә шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.
Хөрмәтле әти-әниләр! Үз балаларыгыз янына шәһәр яны лагерена барганда аларның эшен оештыруда, администрациянең эшендә җитешсезлекләр күрсәгез, балаларның тәртип бозуларын белсәгез, вакытында тәэсир итү чаралары күрү өчен эчке эшләр органына хәбәр итегез. Шалтыратулар кизү частьларында тәүлек әйләнәсендә 02 телефоны буенча кабул ителә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны» 8(843) 291-20-02.
фото татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай