Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Скарятинский бакчасында аттракционнар күбрәк булачак

    Тиздән Скарятинский бакчасында яңа аттракцион барлыкка киләчәк.

    Сүз чылбырдагы асылмалы креслолары булган карусель турында бара. Әлеге аттракционнар нигездә өлкәннәр өчен исәпләнгән. Узган атнада ук карусельнең хәрәкәт итүче өлешен китерделәр һәм урнаштырдылар. Электр белән тәэмин итү дә монтажланган.
    Хәзер асылмалы креслоларны чылбырларга асу буенча эш төгәлләнеп килә. Аннан соң аны тест режимында сынап карыйлар һәм белгечләр аны эксплуатацияләүгә рөхсәт бирәчәкләр. Шуннан соң гына аттракцион тулы кыйммәтле эшләп китәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: