Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Синнән ришвәт алмасыннар дисәң, аны бирмә

Декабрь азагында муниципаль районда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе И.Әхмәтҗанов алып барды.

Утырышның көн тәртибенә биш мәсьәлә кертелгән иде. "Медицина хезмәте күрсәтүдә коррупцион хокук бозулар, коррупциягә каршы кабул ителә торган чараларның нәтиҗәлелеге" турындагы мәгълүмат белән "Чистай үзәк район дәваханәсе" муниципаль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы урынбасары Л. Кубарева чыкты. Биш медицина учреҗдениесендә анкеталаштыру үткәрелде, 200дән артык респондент сораштырылды. Төп максат-дәвалау-кисәтү учреждениеләрендә коррупцион күренешләрне билгеләү. Аларның барысында да коррупциягә каршы көрәш буенча чаралар планы бар, коллективлар белән җыелышлар үткәрелде, махсус стендлар ясалды, коррупциягә каршы комитет оештырылды, дәвалау учреждениеләренең һәр катында гражданнар ришвәт бирү фактлары буенча мөрәҗәгать итә алсыннар өчен махсус тартмалар куелды. ЮХИДИнең Чистай бүлегендә коррупциягә каршы кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелеге турында аның начальнигы А. Заиконников сөйләде. Юлларда куелган видеофиксаторлар ЮХИДИ хезмәткәре белән машина йөртүченең элемтәсен булдырмау мөмкинлеге бирә, шуның белән ришвәт бирүне нульгә калдыра. Ел дәвамында әлеге приборлар ярдәмендә 24 мең хокук бозу ачык­ланган, барлыгы 35 мең хокук бозу ачылган. Класс­та һәм машинада юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыруда махсус видеофиксаторлар урнаштырылган, алар ярдәмендә имтихан тапшыручы машина йөртүчегә ничек карауларын күрергә мөмкин. Компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыру процессына беркем дә катнаша алмый, чөнки махсус программа булдырылган, укучы үзе дә, имтихан алучы да нинди билет чыгасын белмиләр. Административ практика буенча да эш алып барыла - кабинетта видеокамера куелган, ул реаль вакыт режимында ЮХИДИ бүлеге начальнигы тарафыннан, шулай ук ТРның ЮХИДИ идарәсендә карала.
Чистай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре арасында коррупцияне кисәтү чаралары турында полиция начальнигы О. Денисов сөйләде. Чистай полициясендә коррупцион күренешләргә каршы көрәш өстенлекле дип билгеләнгән. Шулай ук эшкә кабул иткәндә ялганлау детекторы кулланыла. Хезмәткә урнашучылар салым инспекциясеннән нинди дә булса коммерцияви структурада катнашмаулары турында белешмә тәкъдим итәргә тиешләр. Шулай ук әгәр полиция хезмәткәре ришвәт алудан баш тартса, аңа дәүләттән шул ук суммада бүләкләү биреләчәк дигән карар да гамәлдә. Узган ел полиция хезмәткәрләренә ришвәт бирергә маташуның өч очрагы булган, аларның барысы да ЮХИДИ хезмәткәрләре. Җинаять эшләре торгызылган, хезмәткәрләр үзләренә тәкъдим ителгән суммада акчалата бүләкләү алдылар. Монда ЮХИД­И бүлеге начальнигы А. Заиконников үзе үрнәк күрсәткән, ришвәттән баш тарткан, аңа ТР эчке эшләр министры боерыгы белән бүләк тапшырылган.
"Мәктәптә һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә коррупцион хокук бозуларга каршы тору буенча кабул ителгән чаралар" турындагы доклад белән муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Г. Нәбиуллин чыкты. Биредә игътибар барыннан да элек мәктәпкәчә яшьтәге балаларны балалар бакчасына урнаштыруга бирелә. Электрон чират гамәлдә, аның ярдәмендә һәр ата-ана баласының ничәнче урында икәнен белә ала. Сүз уңаенда, кайбер ата-аналардан нигә аларның чираты арту ягына үзгәрә дигән сораулар керә. Нәбиуллин моны электрон чират буенча Россия ташламалары (республика ташламалары бетерелгән) гамәлдә булу белән аңлатты. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре, сугышта катнашучылар, күп балалы гаиләләрнең ташламалары бар. Шулай итеп, чират артырга мөмкин. Махсус компьютер программасы аны контрольда тота. Мәктәп ихтыяҗына ата-аналар взносларын җыю буенча да контроль алып барыла. ТР фән һәм мәгариф министры боерыгы белән мондый җыюлар тыела, дөрес ата-аналар үзара сөйләшеп, мәктәп өчен нәрсә дә булса сатып алалар дигән хәбәрләр керә. Барлык фактлар да тикшерелә.
КДТУның "Восток" филиалында үткәрелә торган коррупциягә каршы чаралар турында филиал директоры А. Чехонадских сөйләде. Биредә эшнең берничә юнәлеше билгеләнгән - хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашу, "Бирмәскә дә-алмаска да" акциясе үткәрелә, ул күрсәтмә агитацияне үз эченә алган, коррупция мәсьәләләре буенча студентлар арасында анкета үткәрелә. Студентлар үзләре язмаган курс эшләре һәм дипломнар буенча сорау бирелде. Уку йорты өчен бу зур бәла, чөнки әлеге проблема белән биредә 10 ел элек очрашканнар. Моңа каршы максатчан көрәш алып барыла, укытучыларга һәм студентларга үзләре язмаган курс эшләрен яңадан эшләргә туры килә. Диплом эшләренә килгәндә исә, ел саен 2-3 студент диплом эшен сатып алу сәбәпле, диплом яклауга кертелми, шулай да мондый тәкъдимнәр хәзер аеруча күп.
Комиссия рәисе И. Әхмәтҗанов үзенең йомгаклау чыгышында күптән түгел республикада коррупциягә каршы сәясәт буенча йомгак ясалуын билгеләп үтте. Чистай муниципаль районы власть органнары, полиция, коррупцион күренешләр мөмкин булган башка хезмәтләр эше киселешендә Татарстанда иң аз коррупцияле дип табылды. Бу эш 2012 елда да дәвам итәчәк, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы көрәш буенча муниципаль программа кабул ителгән. Кешеләр муниципаль властьның әлеге мәсьәләләр белән ныклап шөгыльләнүен аңларга тиешләр һәм чистайлыларның коррупция факты буенча һәр мөрәҗәгатенә оператив җавап биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев