Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Шул һөнәрне сайлаганыма бер тапкыр да үкенмәдем»

Тиздән мәктәпләрдә уку елы тәмамлана.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе кайсы уку йортына керергә, нинди белгечлекләр үзләштерергә теләүләрен ачыклаганнардыр инде.

Еш кына кайбер сәбәпләр аркасында, чыгарылыш сыйныф укучылары теләгән җиргә түгел, ә кая килеп чыга, шунда укырга керәләр, укуны кирәк булганга дәвам итәләр. Әмма хыялланган һөнәрләрен үзләштерүчеләр дә аз түгел. Язмамның герое – көләч йөзле, ачык күңелле Нурҗиһан Мөхәммәтшина шундый кешеләрнең берсе. Йөрәк кушуы, үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлык балачак хыялын гомерлек эшенә әйләндерә. Нурҗиһан Шәрифулла кызы 50 елга якын гомерен тегү осталыгына багышлый, Чистайда эшли. Бирегә, сигез сыйныфны тәмамлап, 15 яшьлек Нурҗиһан Нурлат районының зур булмаган бер авылыннан килгән.

– Чистайга мин 18нче һөнәр училищесына тегү күнекмәләренә өйрәнү өчен килдем. Туган авылымда калу, эшкә урнашу мөмкинлеге дә бар иде, әмма булачак һөнәремне мин балачакта ук сайлап куйдым һәм хыялыма таба бардым, – дип искә төшерә Нурҗиһан Мөхәммәтшина.

– Ә нигә нәкъ менә тегүче булырга теләдегез? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Мин гаиләдә икенче бала, барлыгы җидәү үстек. Мин һәрвакыт барысының да матур киемнәре булуын тели идем, ә элек, үзегез беләсез, моның белән авыррак иде, кече балалар зурраклар артыннан әйберләр киеп үстеләр. Бу, мөгаен, һөнәр сайлауда хәлиткеч фактор булгандыр да.

Нурҗиһан Шәрифулла кызы училищеда алган белемнәрен практикада куллана. Ул укуны эш белән бергә алып бара. Көндез тегү фабрикасында эшли, ә кичен училищеда укый. Аны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, 1973 елда читтән торып Мәскәү техникумына укырга керә, анда техник-технолог белгечлеге ала.

Фабрикага япь-яшь килеш килүгә карамастан, Нурҗиһан Мөхәммәтшина шунда ук үзен яхшы, намуслы һәм җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтә. Башта запастагы тегүче, аннан бригадир, соңрак мастер-технолог, цех башлыгы, җитәкче урынбасары булып эшли. Нурҗиһан Шәрифулла кызы тегү белән ике декрет ялы вакытында да шөгыльләнгән – өйдә эшләгән.

– Нәрсә генә текмәдек: ир-атлар күлмәге, махсус кием, хәрби форма, урын-җир әйберләре, чалбар, джинсалар һәм күп кенә башка нәрсәләр. Бу аңлашыла да, заманалар, ә алар белән бергә кешеләрнең ихтыяҗлары да үзгәрә. Хәер, фабрика да берничә үзгәртеп кору кичерә. Һәм болар барысы да тормышымның бер өлеше, аны мин авыр, әмма яраткан эшемнән башка күз алдына да китерә алмыйм, – ди Нурҗиһан Шәрифулла кызы.

Пенсия яшенә җиткәч тә, Нурҗиһан Мөхәммәтшина эшен калдырмый, лаеклы ялга узган елның июлендә, үзенең 65 яшьлеге алдыннан гына китә. Әмма тегү машинасы бүген дә эш хәлендә.

– Буш вакытымда урын-җир кирәк-яраклары, гаиләм өчен саклагыч битлекләр тегәм, кәефем булганда, үземә күлмәк тә тегә алам. Тегү машинасы тавышы мине тынычландыра, ыгы-зыгыны бераз оныттырып тора, килешәсездер, үз кулларың белән кирәкле нәрсә дә булса тудырсаң һәрвакыт күңелле. Машина артына утырган саен, мин ул вакытта, күп еллар элек, тегү цехы бусагасын беренче тапкыр атлап кереп, дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм. Ярты гасырга якын вакыт эчендә моңа бер тапкыр да үкенмәдем, – ди әңгәмәдәшем.

Сүз уңаенда

1976 елгы «Азат хатын» журналының декабрь санында (хәзер ул «Сөембикә» дип атала) Нурҗиһан Мөхәммәтшина турында мәкалә чыга. Аның тышлыгын тегү цехында төшерелгән Нурҗиһан Мөхәммәтшинаның фотосурәте бизи.

44 елдан соң хатын-кыз журналының соңгы саннарының берсендә мәкаләбезнең герое турында кабат материал басылып чыккан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев