Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрне яңа елга бизәүдә чистайлылар нәрсә күрергә телиләр?

2016 ел тәмамлануга таба бара. Яңа ел алдыннан барлык кешеләрнең кәефләре яхшы булсын иде. Менә шуңа да елның төп тантанасы алдыннан Россия шәһәрләре урамнары яктыртып торучы диодлы корылмалар, гирляндалар, Яңа ел чыршылары һәм боздан ясалган сыннар белән бизәлә. Шәһәр иллюминациясе бәйрәм атмосферасын тудырырга һәм могҗизага ышанырга мәҗбүр итәргә тиеш.

Елена Мезина, «ЭнергоСтройСервис» предприя­тие­сенең өлкән бухгалтеры:
- Шәһәрнең һәр районын матур яңа ел чыршылары бизәвен телим. Үзәк паркта «әкияттә кунакта»гы кебек кардан ясалган бизәкле зур сыннар, ә шәһәрнең төп өлешен боздан ясалган сыннар бизәп торса, тагын да әйбәтрәк булыр иде.
Костя Кулясов, музыкант, «Анимация» төркеме лидеры:
- Мин җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен кардан һәм боздан чистартылган тротуарларны күрергә телим. Бу матур бизәлешкә караганда мөһимрәк.
Татьяна Панфилова, Россия пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары:
- Әйләнә-тирәдә җем-җем килүче утлар күбрәк, ә чистайлылар шат, күңелләре күтәренке булсын.
Айдар Галәветдинов, «Восток» Чистай сәгать заводы:
- Шәһәребез урамнарында балалар өчен кардан ясалган таучыкларны күбрәк күрәсе килә.
Җәмилә Кыямова, лаеклы ялда:
- Кич белән төп стадион шу­галагында музыка уйнаса һәм матур утлар күзләрне иркәләсә, бик шат булыр идем. Һәм янәшәдә яңа ел уенчыклары, гирляндалар, йолдызлар, кар бөртекләре белән бизәлгән чыршылар басып торсын иде.
Илнур Әхмәтов, кондитер:
- Паркта балалар өчен тау­чыклар, кардан ясалган матур корылмалар күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Яңа ел