Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрне кышка әзерлибез

Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов 3 нче "Үзәк" территориаль җәмәгать советына "Шәһәрнең иң яхшы микрорайоны" конкурсында катнашкан өчен 10 мең сумга бүләк сертификаты һәм III Дәрәҗә диплом тапшырды.

- Бу безнең өчен бик күңелле вакыйга, - дип сөйли ТҖС җитәкчесе Ирина Ларионова. - Җәмәгать советының чираттагы утырышында әлеге акчаны киләчәктә төзекләндерү буенча эшләр башкаруга кертү, газон чапкычлар һәм бензопычкылар сатып алуга тоту турында коллектив карар кабул иттеләр. Алардан ТҖС территориясендә урнашкан барлык предприятиеләр һәм оешмалар файдалана ала.
Көз җаваплы чор, һава шартлары мөмкинлек биргәндә агачлар һәм куаклар утыртачакбыз, коелган яфракларны һәм чүпләрне җыячакбыз, шәһәрне кышка әзерлибез. "Чиста яр" һәм Скарятинский бакчасындагы акцияләрдә күп кеше катнашты. Хезмәт коллективлары белән бергә педагогия көллияте һәм медицина училищесы, политехника көллияте студентлары, мәктәп укучылары чәршәмбе һәм шимбә өмәләренә чыктылар. Барлык кирәкле техниканы ЗУЭС начальнигы, җәмәгать советы рәисе Айрат Фәттахов бирә.
Храмны төзү тәмамланып килә һәм, билгеле инде, без аның территориясен төзекләндерүгә үз ярдәмебезне тәкъдим итәчәкбез. Октябрь ае Өлкәннәр ункөнлеге белән күзаллана. Аларга яхшы кәеф, истә калырлык бәйрәм бүләк итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Волонтерлар, ә болар шәһәр балалар думасы әгъзалары, "Ветеран-укытучыны тәбриклә" дигән акцияне башлап җибәрделәр. Алар котлау открыткалары һәм тантаналы чарага чакыру билетлары әзерләделәр, 70 укытучының өенә бардылар, аларның проблемалары белән кызыксындылар, торакларны һәм территорияләрне җыештыру буенча һәм башка көнкүреш мәсьәләләре буенча үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Балалар һәм яшьләр иҗат йортында үткән концерт программасына һәм бәйрәм чәенә 200дән артык кеше чакырылды. Алар арасында безнең территориядә яшәүче, инде беткән предприятиеләр ветераннары да бар. Өлкән яшьтәге кешеләр аеруча сизгер күңеллеләр, игътибарны яраталар, алар өчен аралашу - яшьлек елларын искә алу, элеккеге хезмәттәшләре белән очрашу, аралашу мөмкинлеге. Иң яхшы вокал, музыкаль һәм хореографик номерлардан төзелгән концерт программасы да күңелгә хуш килде. Кунакларны "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм Айрат Фәттахов җылы котладылар. Шәһәр Советы депутатлары Энҗе Гафиятуллина, Рамил Ситдыйков, ТҖС составына керүче предприятиеләр, оешмалар, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре ветераннар өчен бәйрәм оештыруда ярдәм иттеләр.
- Рәсми төстә ачылганнан бирле кайбер социаль мәсьәләләр хәл ителгән, әлеге юнәлештә эшләр ничек тора?
- Беренче тәҗрибәдән күренгәнчә, кешеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ, мөрәҗәгать итүләрен көтеп тормыйча без үзебез инициатива күрсәтәбез. Аерым алганда, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бушлай бассейнга йөрүне тәкъдим иттек, ветераннардан да бер төркем формалашты. Аның хезмәтләреннән бушлай файдалана алырга мөмкиннәр. Ноябрь ае мөһим вакыйгаларга бай.
"Универсиаданы каршылап" дигән проект кысаларында ТҖСлар арасында финал ярышлары башланачак. Хәзерге вакытта сайлап алу уеннары уздырыла, спортзал, бассейн алар карамагында. Шәһәр ТҖСларында балаларның күрсәтмә чыгышларын әзерлибез. Бу үз эченә нәфис-спорт һәм музыкаль хореографик юнәлештәге элементлар алган үзенчәлекле композицияләр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев