Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрнең киләчәге яшьләргә бәйле

Балалар һәм яшьләр иҗат йорты каршында эшләүче шәһәр балалар думасы яңа составының "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов белән очрашуы булды.

Җәмәгать оешмасы 2007 елда оештырылды, яшьләр сәясәте мәсьәләләре белән актив шөгыльләнде, ТР балалар оешмалары советы утырышларында катнашты, урыннарда республика проектларын гамәлгә ашырды. Катнашучыларны сәламләп, Михаил Ксенофонтов мәктәп тормышына, кайбер социаль темаларга кагылган актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә балалар оешмасы активистларының уңай өлешен билгеләп үтте. Думаның эшчәнлеге яңа дәрәҗәгә чыга, ул "Чис­тай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары М. Ксенофонтов күзәтүендә торачак һәм шундый очрашулар практикага керәчәк. Дума комитетлары рәисләре депутат комиссияләре җитәкчеләре белән очрашу, социаль юнәлештәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге алдылар.
Очрашу барышында шәһәр балалар думасы комитетлары рәисләре үз эшчәнлек юнәлешләрен тәкъдим итүне үткәрделәр, алар шактый перспективалы булып чыктылар. Массакүләм мәгълүмат чаралары комитеты РФ Дәүләт Думасына булачак сайлаулар буенча халык арасында социологик сораштыру, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, спорт, экология комитетлары - толерантлылык дәресләре, "Чиреккә йөз бишле ал" акциясе үткәрделәр, анда җиңүчеләргә бассейнга бушлай йөрү өчен абонементлар тапшырылды, социаль яклау комитеты - катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү буенча акция оештырды, аның рәисе балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке сатуга контрольне көчәйтергә тәкъдим итте. Мәдәният комитеты акцияләр оештырды, алар барышында педагогларга, өлкән кешеләргә бару һәм аларны котлау, сугышчы-интернационалистлар белән очрашулар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар булды, мәктәп шаяннар һәм тапкырлар клубы командаларын, зарарлы гадәтләргә каршы тору буенча агитбригадалар булдыру планлаштырыла. "Менә дигән әйдаман" комитетының перспективалы эш юнәлеше - педагогикага сәләте булган мәктәп укучылары арасыннан әйдаманнар әзерләү.
Шактый кызыклы тәкъдимнәр яңгырады, шәһәрне үстерү перспективаларына, төзекләндерүгә кагылышлы сораулар бирелде. Шәһәр балалар думасын тәкъдим итүне балалар һәм яшьләр иҗат йортының өлкән сыйныф укучылары белән эшләү бүлеге мөдире Зоя Липатова һәм спикер Никита Аверьянов алып бардылар.
Аралашуга йомгак ясап, Михаил Ксенофонтов киләчәк яшьләргә, аларның актив позицияләренә һәм шәһәргә файдалы булу теләгенә бәйле дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев