Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрлеләр Яңа елга ит сатып алдылар

Шимбә көнне шәһәрнең дүрт микрорайонында быел соңгы тапкыр авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте.

Авыл халкы ярминкәләргә бик күп ит алып килгән иде. Түбән базарда Татар Талкышыннан алып килгән сыер итен бик теләп сатып алдылар. Сайлау мөмкинлеге зур булды, бәяләр кулай. Ит чабучыларның эше каты иде.
- Ярминкәгә сыер ите, сөт, эремчек алып килдек, - дип безнең белән уртаклашты Югары Кондрата авыл җирлеге башлыгы Федор Чалмаев.
Ә менә Кече Талкыш авыл җирлегеннән кул эшләре әйберләре дә алып килгәннәр.
- Тал чыбыгыннан үрелгән дистәгә якын кәрзин алып килдек, - ди Николай Сурков. - Әлегә кәрзиннәр юеш әле, кипкәч, җиңел булачаклар. Бу продукциягә сорау зур. Аларны ясауны дәвам итәчәкбез, чимал җитәрлек - аны Талкыш елгасы яр буйларында әзерлибез. Формалар төрле булырга мөмкин, үреп җиһаз ясау турында да уйлыйбыз.
- Без шундый башлангычларны хуплыйбыз гына, - ди җирлек башлыгы Григорий Федотов, - дөресен генә әйткәндә, акча аяк астында ята, аны иренмичә күтәреп алырга гына кирәк.
Югары базарда төп игътибар кош итенә бирелә. Халык Татар Сарсазыннан алып килгән казларга, куяннарга күз төшерә.
- Менә каз эче сатып алырга килдем, - ди Зоя Николаева, - аны тагын әле кайчан авыз итәргә мөмкинлек булыр, өстәвенә, бәяләр дә кулай.
Итнең күплеге сатып алучыларның игътибарын җәлеп итә, читләтеп узып китү мөмкин түгел. Һәрвакыттагыча, ит сатыла торган «Хәләл ит» палаткасы янында чират зур.
Берьюлы ике урында - югары базар һәм Яшьләр үзәге янында сыер ите белән сату иткән райпо палаткасы янында да чират тезелеп киткән.
Ит рәтләре янында Андрей Каргинны очраттым, ул гаиләсе өчен ит сатып алган.
- Бу тирәдә эшлим, - дип уртак­лашты Андрей. - Яңа елга ит алырга уйладым, өстәвенә, ул сыйфатлы. Мин канәгатьмен, гаиләм дә канәгать булыр дип уйлыйм - күп итеп кәтлит, пилмән, манты ясарбыз.
Зур кисәк итне Андрейга машинасына кадәр кул арбасы белән алып барырга туры килде.
- Авыл халкы иткә терлек асрарга гына түгел, ә аны сатарга да өйрәнде, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрапов, - булып узган авыл хуҗалыгы ярминкәләре моны ап-ачык күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай ярминкәләр