Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрлеләр хуҗасыз объектларны ачыклыйлар

Чистайда «Халык инвентаризациясе» узды.

Чистайда «Халык инвентаризациясе» беренче тапкыр гына үткәрелми инде. Традиция буенча, буш торучы, исәпкә кертелмәгән, күчемсез объектларны, җир участокларын ачык лауга юнәлдерелгән әлеге кампаниягә җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәләр.

Күптән түгел районда «Халык инвентаризациясе»нең язгы этабы тәмамланды. Акция 1 апрельдән 1 майга кадәр үтте.

– «Халык инвентаризация се» үткәрүнең төп максаты – кул ланылмый торган җир участокларын, биналарны, зданиеләрне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү, салым базасын киңәйтү, бюджетка салым булмаган күчүләрне күбәйтү. Әлеге иҗтимагый акция кысаларында без гражданнардан буш торучы, законсыз кулланылучы күчемсез объектлар, урманнарның законсыз кулланылуы, шулай ук шәһәрдә һәм районда сусаклагыч зоналар турында мөрәҗәгатьләр кабул итәбез, – дип сөйли Чис тай районын да җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова.

Муниципаль булмаган һәр объектка карата кергән мөрәҗәгатьләр буенча Татарстан буенча Росреестр идарәсенә, административ-техник инспекциягә һәм авыл җирлекләренә запрос лар җибәрелә. Бу объектның хуҗасын табу һәм киләчәктә аның буенча карар кабул итү өчен эшләнә.

– Әгәр дә хуҗаны табып булса, объектны куллануда аның планнарын ачыклау буенча эшләр үткәрелә. Күчемсез объектларның хуҗалары табылмаган очракта хуҗасыз буларак алар муниципаль милек дип табыла. Җир учас тогын рөхсәтсез яисә тиешле тәртиптә хокук билгелүче документларсыз файдалану фактлары да очрый. Шундыйлар табылган очракта материаллар гаепле шәхесләрне административ җаваплылыкка тарту максаты белән ТР буенча Росреестр идарәсенең Чистай бүлегенә җибәрелә, – дип ачык лык кертә Марина Юрьевна

– Чистайлылар ни дәрәҗә дә активлык күрсәтәләр, күпме гариза керде?

– Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, безнең районда яшәүчеләр җәмәгать тормышында җитәрлек дәрәҗәдә актив катнашалар. «Халык инвентаризациясен» берничә ел үткәрү дәвамында 54 мөрәҗәгать керде. Төрле объектларга карата кергән мәрәҗәгатьләр саны 86 тәшкил итә, шуларның 42се – җир участоклары, калган 44е – зданиеләр һәм биналар. Кешеләр үз мөрәҗәгатьләрен электрон почтага җибәрделәр, белдерүләрдәге телефон номерларына шалтыраттылар. «Халык инвентаризация се» үткәрелү турында без белдерүләрне һәрвакыт аның турында халык күб рәк белсен өчен «Чистай хәбәр ләре» газетасында бастырабыз, – дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.

Марина Исхакова сөйлә венчә, кергән мөрәҗәгатьләр нәтиҗәләре буенча берничә ачыкланган объектларда җитешсезлекләр бетерелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның күбесе Чистай Выселкасы авылында урнашкан. Шулай итеп, өч ташланган учас токта өйләр төзелгән. Икенче буш торучы ташланган участок арендага рәсмиләштерелә, тагын бер адрес буенча ташланган өй сүтелгән.

Шулай ук шәһәрдә дә эшләр үткәрелә. Урицкий урамы 67-69 адресы буенча рөхсәтсез төзелгән сарайлар сүтелгән. Курченко урамы, 12 адресы буенча шулай ук ташланган, төзелеп бетмәгән объект сүтелгән. Аның урынында хәзер яңа здание төзү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев